Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы хастаханәсенә ике яшь табиб кайтты

Август аенда Баулы район үзәк хастаханәсенә максатчан программа буенча ике белгеч кайтты. Бүген Баулы муниципаль район башлыгы яшь белгеч-медиклар белән очрашты.

Баулы район үзәк хастаханәсе быел ике яшь белгечкә тулыланды. Педиатр белгечлеге буенча югары белем йортларын тәмамлап алар агымдагы ай башыннан эшкә керештеләр. 

Яшь белгечләр белән  Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин очрашып сөйләште, аларның эш шартлары, кәефләре белән кызыксынды.

Илүзә Муфазалова Казанда белем алган, Наилә Сәлимова Уфа уку йортын тәмамлаган. Белгечләр район башлыгы белән очрашуда эшкә уңышлы гына керешеп китүләре турында сөйләделәр, хезмәт урыннары турында бары тик уңай фикер әйттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.    

Район башлыгы белгечләргә зур уңышлар теләде һәм аларга хастаханә белән берлектә ниндидер мәсьәләләрдә ярдәм итәргә тырышачакларын белдерде.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев