Баулы каратистлары Самарада узган ярышларда катнашты
9 февральдә Самара шәһәрендә киокусинкай буенча ачык өлкә ярышлары узды.
Баулы шәһәре данын 7 спортчы – тренер Ильяс Садретдинов укучылары яклады. Ярышларда Мәскәү, Казахстан һәм Идел буе федераль округы шәһәрләреннән барлыгы 460 спортчы катнашты. Кайбер авырлык категорияләрендә 15-20 спортчы көч сынашты, шуңа күрә көндәшлек көчле иде.
Баулы спортчылары лаеклы ярыштылар һәм яхшы тәҗрибә алдылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Карина Зыярова 2 урынны яулады. Раил Муллаев бүләкле урыннан бик азга гына калышты. Ул 5 көрәш үткәрде, әмма, кызганычка каршы, ярымфиналга узмады.
Фото: тренер Ильяс Садретдиновның шәхси архивыннан.
Чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1676989.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев