Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбиляры: “Озын гомерле булу өчен, үзеңне сакларга кирәк”

Кызылъяр авылында яшәүче хезмәт ветераны Хазия Хәмитовага 90 яшь тулды.

Хазия Галләм кызын олуг юбилеен балалары, оныклары, кодалары, күршеләре һәм туганнары кадер-хөрмәтендә билгеләп үтте. Аны котларга Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та килде, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

Хазия Хәмитова тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан. Сугыш чоры баласы буларак, ачлык-ялангачлыкны да кичергән ул. Авырлыкларга карамастан, 10 класс укыган. Аннары Октябрьский шәһәрендә нефть техникумының төзелеш бүлегендә белем алган. Дипломлы белгечне юллама буенча Украинага җибәргәннәр. Анда ике ел төзелештә мастер булып эшләп кайткан. Эшен Баулыда төзелештә мастер буларак дәвам иткән. Исергәп мәктәбен, Кызылъяр клубын һәм башка биналарны төзүгә өлеш керткән. Баулы МСОсында производство бүлегендә эшләп, пенсиягә чыккан, хезмәт ветераны исеменә лаек булган. Аның гомуми хезмәт стажы – 33 елдан артык.

Хазия Галләм кызы 1969 елда Кызылъяр егете Рәхимҗан белән гаилә корып җибәргән.

“Тормыш иптәшем УТТда шофёр булып эшләде. Әйбәт яшәдек, бер-беребезгә хөрмәт белән карадык. Ул гел минем сүзне тыңлады. Ир – баш, хатын муен дигәндәй, хатын-кыз кая борса, ир-ат шунда борыла. Шулай кирәк тә ул”, - ди Хазия апа.

Хәмитовлар, 40 елдан артык тату гомер итеп, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Башта Баулыда яшәгәннәр, 25 ел элек Кызылъярга күченгәннәр. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 2010 елда мәрхүм булган.

Юбилярның улы Шамил – Баулыда, кызы Әлфия Яр Чаллыда яши. Әти-әниләре аларга яхшы тәрбия биргәннәр, укытканнар. 

“Киң күңелле, олы йөрәкле безнең әниебез. Без аңа бик рәхмәтле. Кадерлебезне ихлас күңелдән юбилее белән котлап, сау-сәламәт озын гомер, күңел тынычлыгы, 100 яшькә җитүен телибез. Ул бик бәхетле: олуг юбилеена туганнары, балалары, оныклары җыелышып кайтты”, - дип сөйләде кызы Әлфия Әхмәтҗанова.

“Бүгенге көндә 8 бертуганнан дүртәү калдык, аралашып, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез. Шундый туганнарым булуына бик бәхетлемен. Күршеләр  белән дә хәл белешеп торабыз, - ди юбиляр. – Балаларым да, оныкларым да бик әйбәт, 4 оныгым, бер оныкчыгым бар. Барысы да, шалтыратып, килеп, ярдәм итеп торалар, күчтәнәчтән өзмиләр. Әле бүген бер оныгым иртүк Себердән шалтыратып котлады”. 

90 яшен тутырса да, Хазия апага һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел. Без аннан озак яшәү серләрен сораштык.

“Беренче чиратта, геннан киләдер дим мин. Аннары тормыш рәвешенә дә карыйдыр, - дип сөйләде юбиляр. - Вакытында ашарга, йокларга, начар гадәтләр белән мавыкмаска, стресс кичермәскә, тыныч булырга кирәк. Мин бер вакытта да ул кадәрле стресс кичермәдем. Һәр әйберне тыныч кабул итә идем мин. Туганнар арасында үлем-китем булганда да, Ходай шулай язган дип, үземне-үзем тынычландыра идем. Үзеңне сакларга, юк-барга борчылмаска кирәк”. 

Хазия Хәмитова олуг юбилеен күркәм зиһен, яхшы хәтер белән каршы алды. Кирәк икән карын да көри, ашарга да пешерә, бакча үстерә ул. Бәрәңгене агуламыйм, кортын җыям, ди. Газета-журналлар алдыра, аларны күзлексез укый.

Ачык йөзле, тормыш сөючән юбиляр үзен котларга килүчеләргә бик сөенде. Зур рәхмәт, аздан да күңел була шул, дип озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев