Баулы юбиляры 100 яшенә чакырып калды
Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатыйма Шәфиковага 95 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары һәм район җитәкчелеге тәбрик итте.
Фатыйма Тимергали кызы Шәфикова 1928 елның 25 июлендә Татар Кандызы авылында күп балалы гаиләдә туа. Башка яшьтәшләре кебек үк, ул да сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татый, кечкенәдән эшкә җигелә.
“Сугыш чоры баласы бит мин, эшләп үскән балалар бит без. 13 яшьтән тотындым, шуннан бирле эшләдем дә эшләдем, – ди Фатыйма апа. – 13 яшемдә, үгез җигеп, Бөгелмәдән семена ташыдык. Үгез җигеп, кырда эшләдек. Тубалга семенаны салып, әтиләр кул белән чәчәләр иде. Без, үгезләргә тырма тагып, шуның артыннан тырма белән тырмалый идек. Бик җәфаланып яшәдек бит без. Эшләмәгән эш калмады, бер китап итеп язарлык”.
Кызга яшьли урман кисәргә дә, комбайнда эшләргә дә, сыер саварга да туры килә. Гомере буе “Южный” совхозында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга ул. Аның гомумуи хезмәт стажы – 40 елдан артык. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен, юбилей медальләре белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек була.
1954 елда авылдашы Нурфаяз белән гаилә кора ул. Шәфиковлар, 56 ел бергә гомер итеп, 4 бала тәрбияләп үстерәләр, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар.
“Икебез дә эшләдек, эшләгәч, балалар да ач булмады, без дә ким-хур булмадык”, – ди Фатыйма апа.
Нурфаяз абый 14 ел элек вафат булган. Фатыйма апа 94 яшенә кадәр Татар Кандызы авылында яшәгән, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстергән. Быелның февралендә инсульт кичереп, аякка баскан. Бүгенге көндә Баулыда кызы Фәния гаиләсе белән яши.
“Безнең әти-әни бик тырыш булдылар, Кандыз авылында алар бер иде. Кулга-кул тотынышып, эшне авыр дип тормадылар, җиңел дип тормадылар, гел бергә эшләделәр һәрвакыт. Без дә алардан калышмадык, безне дә шулай эшкә өйрәтеп үстерделәр, – дип сөйләде юбилярның кызы Фәния Гәрәева. – Әниебезнең шушы яшенә җитүенә бик сөенәбез. Сау-сәламәт була күрсен. Алар әти белән бик тату яшәделәр, озын гомерле булуының сере дә, бәлки, шулдыр”.
Фатыйма апаны котларга гаиләләре белән барлык балалары да килгән иде.
“Мин килен булып төшкәндә, әни 52 яшьтә генә иде. Әле ул вакытта яшь иде, колхозда эшләп йөри иде. Аннан инде пенсиягә чыкты, оныкларын үстереште. Бик матур яшәдек әни белән, – ди килене Рәзилә Шәфикова. – Шулхәтле әйбәт һәм тырыш кеше булды әни, бик йомшак күңелле. Әти белән бик әйбәт тордылар алар, бик тату яшәделәр. Икесе дә эшчәннәр иде. Балаларын да бик эшчән итеп үстергәннәр. Әле дә, Аллага шөкер, әниебез үз аягында, үз акылында йөри”.
Фатыйма апа бик тә бай юбиляр, аның 9 оныгы, 19 оныкчыгы бар, инде оныкчыкларының балалары туарга тора.
“Мин әбиемне юбилее белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек телим аңа, – ди оныгы Гөлназ Сафиуллина. – Без җәй буе әбидә үстек, каникул саен әбиемә кайта идем. Гел әбидә булдык инде. Ул безне үскәндә дә бик карашты, аннары мин тормышка чыккач та ярдәм итте безгә. Гомумән, үлеп яратабыз без аны. Безнең өчен ул бик үрнәк. Бабай белән үрнәк гаилә булдылар, балаларын бик тәртипле итеп үстергәннәр. Безнең дә әтиләр безне нәкъ бабай белән әби шикелле тәрбияләргә тырыштылар”.
Оныкчыгы Адилә Газизова да карт әбисен гомер бәйрәме белән котлады.
“Әбиемнең туган көне бүген, мин аны котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим. Ул мине бик ярата, мин дә аны бик яратам”, – ди Адилә. Әбисе дә, аны кочагына алып, яратуын белдерде.
Фатыйма апаны, өенә килеп, район җитәкчелеге дә тәбрик итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина юбилярга чәчәкләр, бүләк һәи ил президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. Фатыйма Шәфикова котлауларга бик сөенде, зур бәйрәм бүген дип, һәр кунакка рәхмәт әйтте.
“Без күргәнне күрергә язмасын беркемгә дә. Яңадан сугышлар булмасын, игеннәр уңсын, һәркемгә куанып ашарга язсын. Исәнлек булсын һәркемгә”, – дип, изге теләкләрен теләде юбиляр һәм кунакларны үзенең 100 яшенә чакырып калды.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев