Баулы ишегаллары – гөлбакча
Салих Сәйдәшев урамындагы 29нчы йорт ишегалдының җәй көне чәчәкләргә күмелеп утыруына игътибар итүчеләр бардыр. Бу матурлыкны йортта яшәүчеләр булдыра. Валентина Данилова – шуларның берсе.
Валентина Данилова бу йортта 30 елдан артык яшәвен әйтте. Ул тумышы белән Башкортстан якларыннан, бакча эшләрен кечкенәдән үз итә. Күп фатирлы йортта яши башлагач та бу яраткан мавыгуын ташламаган. Җир кардан арынуга, чәчәкләр утыртуга керешә ул.
“Әле җир казыйм, тюльпаннарны күчереп утыртам, – ди Валентина Данилова. – Күршем, ел саен шулай итәм мин, ди. Мин дә шулай эшләп карарга булдым, икенче елга тагын да матур булып үсеп китәрләр дим. Алайса өем-өем булып утыралар”.
Биредә, күзне сөендереп, шәмәхә төстәге бик матур күпьеллык чәчәкләр атып та утыра инде.
“Без аларны пузырёклар дип йөртәбез, – ди Валентина Данилова. – Әрсезләр алар, чүп урынына үсәләр. Кичә кызларга әллә күпмесен алып бардым”.
Кызлар дигәндә, Баулыдагы сәүдә үзәкләренең берсендә махсус хәрби зонадагы якташларыбызга маскировка челтәрләре үрүче гүзәл затларны әйтүе. Алар бергәләп игелекле эшкә алынганнар. Буш вакыты булуга, Валентина Данилова да көн саен диярлек шунда ашыга.
Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Элек ОРСта, аннары шәхси эшмәкәрдә сатучы булып эшләгән. Пенсиягә чыкканнан соң, йорт янында гөлбакча ясауга вакыты күбәйгән.
“Биредә мин генә эшләмим, йортыбыз белән шулай дус без, ни сорасаң да булышырга гына торалар”, – ди Валентина Данилова.
Львиный зев, бархатцы чәчәкләрен ачык туфракка чәчеп тә куйган инде ул. Соңрак петуния утыртырга җыеналар. Күпьеллык чәчәкләр дә бихисап биредә.
“Бакча эшләре күңелемә рәхәтлек бирә, – ди Валентина Данилова. – Үткән бөтен кеше, сезнең ишегалдыгыз бигрәк матур, дип сокланып китәләр. Андый сүзләрне ишетү дә күңелгә хуш килә”.
Чыннан да, биредә бик күңелле. Йорт каршындагы стеналарга төшерелгән матур рәсемнәр дә соклану уята. Аларны, йортта яшәүчеләр бөтен буяуларын сатып алып, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләрдән ясатканнар.
Подъезд төбендә виноград куаклары да матур булып үсеп килә, җәй көне аның уңышы белән сыйланалар.
“Аллага шөкер, бөтенесен дә үстерәбез”, – ди Валентина Данилова, куанып.
Йорт артындагы территориягә алмагачлар да утыртканнар. Былтыр алмалардан авыз иткәннәр дә инде.
Салих Сәйдәшев урамындагы 29нчы йортта менә шундый дус, бердәм, тырыш кешеләр яши.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев