Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ”да – яңа җитәкче

Составына “Хезмәткә дан” газетасы һәм Баулы телевидениесе редакцияләре керә торган “Баулы-информ” мультимедия редакциясе белән 17 декабрьдән Евгения Леванова җитәкчелек итә. Яңа җитәкчене бүген коллективка “Татмедиа” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Әлфия Әдиятова тәкъдим итте.

 

Евгения Михайловна Леванова 1982 елда Чехословакиянең Прага шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. Югары белемле. Мәскәү педагогия университетының Самара филиалын (инглиз филологиясе факультеты) һәм Әлмәт нефть институтын (нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә икътисад һәм идарә факультеты) тәмамлаган.

Баулыга күченгәнче, Казанда “Комсомольская правда” медиахолдингында – интернет юнәлеше җитәкчесе, “Московский комсомолец” басмасында реклама буенча директор вазифаларында эшләгән.

Гаиләле, кыз тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев