Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” уздырган “Әнием-кадерлем” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Әниләр көне уңаеннан оештырган “Әнием-кадерлем” бәйгесе төгәлләнде, җиңүчеләр ачыкланды.

“Әнием-кадерлем” фотосурәтләр бәйгесенең иганәчесе – шәхси эшмәкәр Наталья Горожанкина һәм аның "Цветочный рай" кибете. Сайтта иң күп тавыш җыйган өч катнашучыга әлеге кибет 1500 сумлык (1нче урын), 1000 сумлык (2нче урын) сертификатлар һәм чәчәк букеты (3нче урын) бүләк итә.
Сайта тавыш бирү бик кызу барды, нәтиҗәләр еш үзгәреп торды. Ахыр чиктә урыннар түбәндәгечә:

1нче урында – әнисе Гөлсәрия Алексеевна Хәмитованың фотосын җибәргән Гүзәл Гыйльфанова.

2нче урында – әнисе Мөслимә Гәрәевна Шакированың фотосын юллаган Расиха Савельева.

3нче урында – әнисе Рузилә Динмөхәммәтовна Әбүзәрованың фотоларыннан коллаж ясап җибәргән Фәйрүзә Сәетова.

Җиңүчеләрне, бәйгечеләрне һәм барлык әниләрне Әниләр көне белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев