Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

“Баулы-информ” мультимедия редакциясендә “Мин җәйне ничек уздырдым?” рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Балалар үзләрен яңалыклар чыгарылышы алып баручысы итеп сынап карадылар һәм аларның фотолары район газетасының беренче битендә урын алды.

Исегезгә төшерәбез: “Баулы-информ” редакциясе 1 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр Баулы балалары арасында җәйге каникулларга багышланган конкурс үткәрде. Конкурс шартлары буенча, балалар 1-30 сентябрьдә фотоларын редакциягә юлларга тиеш иде.

Рәсем конкурсында 6-11 яшьлек 11 бала катнашты. Җиңүче һәм призлы урын алучылар 1-20 октябрьдә сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Нәтиҗәдә, беренче урынга 107 лайк җыйган Данис Шагалиев лаек булды. Икенче урынны Радель Ногманов һәм Милана Нурмөхәммәтова (94әр лайк) бүлеште. Өченче урында – Милана Соколова (23 лайк).

– Мин рәсем, аппликация  ясарга бик яратам, – дип сөйләде 11 яшьлек Данис Шагалиев “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Балалар бакчасына йөргәндә үк төрле конкурсларда катнашырга ярата идем. Мондый конкурста беренче тапкыр катнаштым.

Данис конкурс турында “Баулы-информ” сайтыннан укып белгән, һәм, әнисе белән киңәшкәннән соң, катнашырга булган.

– Минем өчен тавыш биргән бар кешегә – әти-әниемә, дусларыма, туганнарга һәм минем рәсемемне ошаткан бар кешегә зур рәхмәт, – ди Данис.

Конкурста икенче урын алган Радель Ногманов рәсемне гаиләләре белән ясаганнарын әйтте.

– Миңа әнием, әтием һәм энем булышты, – ди Радель. – Мин җәй көне велосипедта йөрүемне, үзебез күргән аккошлар һәм үрдәкләр йөзгән буаны, яшел урманны һәм төрле төстәге чәчәкләрне ясадым.

“Баулы-информ” җитәкчесе Евгения Леванова җиңүчеләргә иганәчебез – “Орион” кибете – бүләкләрен һәм дипломнар тапшырды. Сүз уңаеннан, беренче урын алучы иганәченең 1500 сумлык сертификатына лаек булды. Икенче урын алган балаларга 1000 сумлык сертификат бирелде. Өченче урын өчен 500 сумлык сертификат каралган иде. Конкурсның башка катнашучылары да бүләксез калмады: аларга редакциядән кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Балаларга редакциядә кызыклы булды, чөнки биредә алар өчен экскурсия оештырылды. Алар Баулы телевидениесе студиясендә алып баручы һәм операторлар эше белән таныштылар. Иң актив һәм кыю балалар үзләрен яңалыклар алып баручысы итеп сынап карадылар. Шулай ук балалар һәм әти-әниләр 90 еллык тарихы булган район газетасын вёрсткалау барышын күзәттеләр. Балаларга бүләкләү вакытында төшерелгән фотосурәтләре куелган район газетасы бите истәлеккә бирелде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев