Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” район җитәкчелегенә Кызылъяр автобусы проблемасын җиткерде

Баулы районында 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Кызылъяр авылында да җитәкчелекнең халык белән очрашуы үтте.

Кызылъяр мәдәният йорты фойесында якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның китаплары һәм аның әсәрләре буенча балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Кунаклар һәм авыл халкы аны кызыксынып карады.

Җыелышта төп доклад белән Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина  чыгыш ясады. Ул 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Докладтан күренгәнчә, былтыр мәдәният йорты каршында 500 мең сум грант акчасына парк төзелгән. Юл фонды программасы буенча Совет урамының 1500 метр участогына асфальт җәелгән. Газлаштыру програмасы буенча Яшьләр һәм Ленин урамнарына газ кертү эшләре алып барылган. Бу эш быел да дәвам итәчәк.

Җирлек башлыгы проблемаларга да тукталды. Мәсәлән, авылда хуҗасыз этләр, законсыз чүплекләр проблемалары әле дә бар.

Эльвира Сафина 2021 елга бурычларны да билгеләде. Аның сүзләренә караганда, урам юлларын ремонтлауны дәвам итү, һәйкәлләрне төзекләнедереп тору, су белән тәэмин итүче үзәк су линиясен төзекләндерү өчен лицензияле оешма белән килешү төзү бурычы тора.

Җыенда район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм төрле хезмәтләр вәкилләре дә чыгыш ясады.

Чыгышлардан соң, җитәкчелеккә сораулар бирделәр. Авыл халкы каты көнкүреш калдыклары полигонының чишмәләргә якын урнашуына ризасызлык белдерде. Шул рәвешле экология проблемасы күтәрелде.

Шулай ук Тукай урамының бер өлешендә интернет булмау проблемасы белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы сорау бирүчеләр аз булды. Әллә барысы да яхшы, әллә мәсьәләләрнең хәл ителүенә ышаныч юк халыкта. Мәсәлән, авылда җәмәгать транспорты мәсьәләсе дә кискен торуын беләбез. Тик җыенда бу проблеманы торып басып әйтүче булмады. Шулай да “Баулы-информ” бу мәсьәләне район җитәкчелегенә җиткерде.

Җыен ахырында Эльвира Сафина аеруча актив кызылъярларга авыл җирлеге башлыгының рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Ләйсән Сәетгәрәева фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев