Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” район газетасына язылучыларга бүләк өләшә

Редакция, язылу декадасы кысаларында, 6 июньнән 16 июньгә кадәр “Газетага языл һәм бүләк от” акциясен үткәрде. Ә узган атнада ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда лототрон ярдәмендә 5 җиңүче ачыкланды. Бүген җиңүчеләрнең берсе редакциягә бүләк алырга килде.

Акция кагыйдәләре буенча, 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” яки һәм “Слава труду” газеталарына язылырга һәм, редакциягә шалтыратып, бүләк уйнатуда теркәлергә  кирәк иде. Әлеге шартларны 300гә якын кеше үтәде һәм шул язылучылар арасында ювелир бүлегенә 1000әр мең сумлык 5 сертификат уйнатылды.

Бүген 5 җиңүченең берсе булган шәһәрдәшебез Евдокия Мартыновага сертификат тапшырылды. Ул – гомере буе Баулыда яшәгән кеше. Башта 14 ел шифаханәдә массажист булып эшләгән, аннары 18 ел капремонт  өлкәсендә хезмәт куйган.

“Бу җиңү минем өчен көтелмәгән булды. Башта куркып калдым, чөнки минем беркайчан да мондый уеннарда отканым юк иде, ә аннары сөендем. Хәзер бар кешегә бүләк отуымны сөйләп йөрим”, – ди пенсионер ханым.

Евдокия Ивановна Баулы районы газетасын 30 елдан артык алдыра, аны һәр җомгада түземсезлек белән көтеп ала.

“Мин шәһәр һәм районның барлык яңалыкларын газетадан белеп торам. Якташларыбыз, баулылылар турындагы мәкаләләрне аеруча кызыксынып укыйм. “Слава труду”га киләчәктә дә язылачакмын”.

Фото: Альбина Абдуллина

Реклама

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев