Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” хезмәткәрләре өмәдә катнашты

Бүген Баулы шәһәре зиратларында өмәләр уза. Предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары, шул исәптән “Баулы-информ” мультимедиа редакциясе хезмәткәрләре, изге эштә катнашып, зират территорияләрен чүп-чардан һәм корыган агачлардан арындыра.

Без Баулының үзәк зиратын җыештыруда катнаштык. Шунысын әйтү урнылы булыр: өмдәгеләрнең барысы да, битлек һәм перчатка белән, социаль дистанция саклап эшләделәр.

Без аграр көллият укытучысы Виктор Мельников белән аралашып алдык. Ул киселгән зур ботакларны йөк машинасына чыгара иде.

– Көллиятнең икенче һәм өченче курс студентлары, укытучылары белән ел да мондый өмәдә катнашабыз.. Быел да изге эштән читтә калмаска булдык, – дип сөйләде ул “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Зират территориясен җыештырабыз, ташландык каберлекләрне тәртипкә китерәбез.

 

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының киләсе саныннан һәм Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышыннан карарга мөмкин булачак

Ләйсән Галимова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев