“Баулы-информ” газетага язылу көннәре үткәрә
“Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре шәһәр оешмалары һәм учреждениеләрендә эшләүчеләрне, район авылларында яшәүчеләрне 2023 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына яздыра. Тулы бер коллектив белән язылучылар да бар.
Баулылар өчен район газетасы – шәһәр һәм район тормышы, якташларыбыз хакында мәгълүмат алуның бер чыганагы. Кәгазь басманы кулга тотып укырга ярата торган баулылар да шактый. Мәсәлән, коллективлары белән “Хезмәткә дан”га һәм “Слава труду”га язылучылар бар. “Колокольчик” балалар бакчасы шундыйлардан. Иркен, матур һәм заманча бинага аяк басуга, күңелне бер тынычлык биләп ала. Нурлы йөзле җитәкче Зилә Китапова һәм тәрбиячеләр ачык йөз белән каршы алгангадыр, мөгаен. Алар барысы да, бердәм булып, бүген Баулы районы газетасына язылдылар.
“Баулы яңалыкларыннан хәбәрдар булып торыр өчен, коллективыбыз белән күптәннән инде район газеталарына язылабыз. Редакция хезмәткәрләре аның һәр санын безнең бакчага китереп бирә, бик уңайлы”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова һәм үзенең әти-әнисен дә Баулы районы газетасына яздырды.
Гомумән, туганнары һәм әти-әниләренә бүләк ясап, газетага яздыручылар шактый булды. Хезмәткәрләр үзләре дә китаплар һәм газаталар укырга яраталар. “Колокольчик” бакчасы редакция белән күптәннән хезмәттәшлек итә, тәрбиячеләр газетага һәр елны языла.
“Район газетасы белән мин күптәннән таныш. Безнең әти-әни аны гомер буе алдырды. Хәзер инде үзебезнең гаилә белән дә язылабыз, – ди тәрбияче Гөлназ Гәрәева. – Район яңалыкларын бик кызыксынып укып барам. Төрле язмышлар хакындагы мәкаләләрне, хикәяләрне аеруча мавыгып укыйм. Әниләребез исә, оныкларының фотоларын газетада күреп, бик сөенәләр”.
Редакция хезмәткәрләре “Колокольчик”тан 1нче мәктәпкә юл тотты. Аларны биредә дә ачык йөз белән каршы алдылар. Мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина газетага иң беренче булып язылды.
“Газетада барысы да ошый, кызыксынып укыйм”, – ди ул.
Мәктәп директорының уку-укыту
эшләре буенча урынбасары Лениза Гәрәева да газета белән күптәннән таныш. Ул үзе дә редакциядә эшләгән иде.
“Газета аша мин районыбыз тормышы белән танышып барам, – дип сөйләде Лениза Гәрәева. – Кешеләр язмышы, үзебезнең якташларыбызның спорт өлкәсендәге уңышлары да кызыклы миңа. Үзем мәктәптә эшләгәч, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр һәм укучылар хакындагы мәкаләләрне дә кызыксынып укыйм”.
Педагоглар тәкъдимнәрен дә әйттеләр.
“Газетада үзебезнең районга һәм шәһәргә кагылышлы ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар да урын алса, тагын да яхшырак булыр иде”, – ди Лениза Гәрәева.
Редакция хезмәткәрләре, газетага язылырга уңайлы булсын өчен, район авылларына да бара. Кичә “Баулы-информ” десанты Яңа Чүте авылында булып, хат ташучы Рәйлә Рамазанова ярдәме белән абунәче көне үткәрде. Чүтеләр үзләренең тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.
Сүз уңаеннан: язылучылар саны кимендә ун булган очракта, редакция басмаларны, альтернатив абунә кысаларында, шәһәр оешмаларына һәм учреждениеләренә илтеп бирә (бәясе – 570 сум). Газеталарны редакциягә килеп алганда, бәясе тагын да очсызгарак чыга – 540 сум тәшкил итә.
Баулы районы газеталарына почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга була. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.
Реклама
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев