Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” бүләк уйнатты

Бүген “Баулы-информ” инстаграмында туры эфирда Баулының тәүлек буе эшли торган даруханәсеннән товарлар сатып алуга 5әр мең сумлык өч сертификат уйнатылды.

“Баулы-информ” редакциясе, район газетасын укучылар арасында акцияләр уздырып, бүләкләр тапшырып, аларны сөендерүен дәвам итә. Көзнең беренче аенда да шундый акция оештырылды, бу юлы ул сентябрьдә газетага язылучылар арасында үткәрелде. Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен, редакциягә шалтыратып, теркәлергә кирәк иде. Әлеге мөмкинлектән 50гә якын кеше файдаланды. Алар арасында шәһәрнең тәүлек буе эшли торган даруханәсеннән товарлар сатып алуга 5әр мең сумлык өч сертификат уйнатылды. Җиңүчеләр бүген “Баулы-информ” инстаграмында туры эфирда билгеләнде. Шулай итеп, сертификат ияләре – Резидә Мәрданшина, Елена Козлова һәм Т.Попова.

Туры эфирдан соң, җиңүчеләр белән элемтәгә кердек һәм бүләкне килеп алуларын үтендек. Иң беренче булып Резидә Мәрданшина килде. “Баулы-информ” җитәкчесе Евгения Леванова аңа сертификат тапшырды һәм аннан файдалану турында аңлатты. Җиңүче бүләккә бик сөенде.

– Мин район газетасын даими укып барам, бик ошый, – дип сөйләде безгә Резидә Мәрданшина. – Быел “Хезмәткә дан”ның 90 еллык юбилее икәнен дә беләм, редакция хезмәткәрләрен әлеге вакыйга белән котлыйм һәм киләчәктә дә шулай нәтиҗәле эшләүләрен телим.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев