Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы имамнары узган елга нәтиҗә ясады

Исергәп авылы мәчетендә район имамнарының йомгаклау җыелышы узды. Биредә агымдагы елга планнар хакында да әйтеп үтелде. Чарада Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хамидуллин да катнашты.

Җыелышны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт вәгазъ-нәсихәт белән башлап җибәрде. Хәзрәт күптән түгел Каһирә университетына барып ике айлык курслар узган. Аннан ул бик күп файдалы мәгълүмат алып кайткан. Әнвәр хәзрәт имамнарга мирасның нинди мөһим әйбер булуы турында да сөйләп узды. Шулай ук сүз татар теленә дә кагылды. Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, хәзер авылларда татар балалары да рус телендә аралаша. Мәчетләргә тиздән татар телен өйрәтү өчен дәреслекләр кайтачагы турында әйтеп узды.

Дин әһелләре каршында район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин чыгыш ясады һәм районда башкарылган эшләр хакында сөйләп узды. Имамнарга күбрәк халык белән аралашырга кирәклеген, аларның җыелышларда җирле халык алдында чыгыш ясауларын, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә булуларын үтенде.

Имамнар үз чиратларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән, кемнедер мәктәп ашханәләрендә нинди ит кулланылганы борчыса, икенчеләр күп балалы гаиләләргә спорт белән шөгыльләнү өчен боз сараена, бассейнга ташламалар булмасмы дигән сорау бирде.

Исергәп мәчете эше турындагы мәгълүмат та башка авыллардан килүче дин әһелләренә кызыклы булды. Камил хәзрәт Шәмсуаров сүзләренә караганда, авылның киләчәге булган балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Әхлак тәрбиясе иңдерү нияте белән август, гыйнвар айларында берәр атналык укулар уздырганнар. Анда балалар намаз тәртибен, кыска коръән аятләрен өйрәнгәннәр. Әлеге чаралар балаларга бер-берсе белән аралашу, үзара яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәнү өчен кирәк.

Имамнар алдагы елда эшлисе эшләрне дә билгеләделәр, ә алар бихисап. Авыл имамнары җыелышта үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат алып кайтып киттеләр.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев