Баулы гүзәлләре матурлык бәйгесендә катнашты
Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында матурлык бәйгесе үтте. Анда Баулы районы сукырлар җәмгыяте һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашты.
Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырылды. Конкурска районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре чакырылды. Альбина Хәлиуллина – татар, Татьяна Бузмакова – рус, Валентина Белова чуваш мәдәниятләрен тәкъдим итте.
Катнашучылар өчен төрле биремнәр әзерләгәннәр иде. Мәсәлән, хатын-кызларны халыкара хатын-кызлар көне белән үзенчәлекле итеп котларга кирәк булды. Украина мәдәнияте вәкиле Флера Бекерова “Поговори со мною, мама” җырын акапеллога башкарды, залдагы тамашчылар аңа кушылып җырлады.
Катнашучыларның чыгышларын жюри бәяләде. Аларга иң яхшы бәйгечене ачыклау җиңелләрдән булмады, чөнки һәр катнашучы лаеклы чыгыш ясады. Аларның чыгышлары бәйрәмгә килгән бар кеше өчен бәйрәм уңаенан бүләк булды. Тамашачылар үзешчән артистлар башкаруындагы җырларны да алкышларга күмделәр.
Ләйсән Галимова фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев