Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гимназиясендә Сөмбелә бәйрәме узды

Бүген Баулының 4нче санлы гимназиясе бик күңелле итеп уңыш бәйрәмен бәйрәм итте.

Бәйрәмчә бизәлгән актлар залында талгын гына, табигатьтә көзге яфраклар вальс әйләнгән көйне хәтерләткән музыка уйный. Сәхнәгә өч “көз” кызы күтәрелде. Алар бишенче сыйныфтан Әдилә Садыйкова, алтынчы сыйныф укучысы Камилла Мөхитова, җиденче сыйныф укучысы Элина Мостафина. Һәрберсе үзенчәлекле, матур костюмнар киеп әзерләнгән кызлар Сөмбелә конкурсының алты этабын үтәргә тиешләр. Ә инде залда утыручы жюри әгъзалары, тамашачылар мәктәпнең иң уңган, иң  булган Сөмбеләсен сайлап алырга тиеш булдылар. Кызлар  биредә үз-үзләрен тәкъдим итү, көзге муллыктан үзләре ясаган эшләнмәләр турында сөйләп күрсәтү, причёска ясау, музыкаль бүләк кебек конкурсларда катнаштылар.

Конкурс азагында гимназиянең Сөмбеләсе итеп Элина Мостафинаны сайладылар. Икенче – Әдилә Садыйкова, өченче урынны Камилла Мөхитова алды.  

Алдагы көндә башлангыч сыйныфлар арасында да көз бәйрәме узган. Кечкенәләр исә әти-әниләре белән берлектә яшелчә-җимешләрдән төрле эшләнмәләр ясаган. Биредә көзге муллыктан ясалган әкият геройларын да, урман җәнлекләре сыннарын да күрергә була иде. Искиткеч күргәзмә оештыруга балалар һәм ата-аналар фантазияләрен һәм көчләрен кызганмаганнар.  

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев