Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гимназиясенә – 30 ел

Баулы мәдәният йортында 4нче гимназиянең 30 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмгә уку йортында төрле елларда белем алган, хезмәт куйган баулылар җыелды. Очрашу кичәсе хатирәләргә бай булды.

Юбилей кичәсен үзләре дә гимназияне тәмамлаган Фәридә Зыярова белән Айдар Хәлиуллин алып барды. Алар билгеләп үткәнчә, бүгенге бәйрәм – бәхетле балачак, якты хатирәләр, рәхмәт һәм сагыну хисләре белән сугарылган бәйрәм.  

4нче гимназия тарихы 1992 елга барып тоташа. Шул елда район мәгарифе тарихында үзгә бер битне ачкан вакыйга була – Баулы халык депутатлары Советы президиумы карары буенча, бистәдәге иң өлкән 1нче урта мәктәп базасында прогимназия класслары ачыла. Бер елдан Баулы гимназиясенә нигез салына. Аның беренче директоры Мәхәсим Мөхтәсим улы Әхмәтов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Разалия Хәмзә кызы Салахова була. Ә 1994 елда уку йортының үз бинасы барлыкка килә. “Ласточка” балалар бакчасы бинасы гимназия карамагына бирелә.

Гимназия күп еллар Баулыда милли тәрбия үзәге, татар телендә укыткан бердәнбер уку йорты була. 30 ел эчендә биредә 400гә якын кеше белем алган. Юбилей кичәсендә төрле елларда гимназияне тәмамлаган укучылар, хезмәт куйган педагоглар хатирәләре белән бүлештеләр. 

Чарада хәзерге вакытта мәрхүм булган педагогларны һәм гимназияне тәмамлаган егет – 2023 елда махсус хәрби операциядә һәлак булган Вәзир Минекаевны искә алдылар.

Юбилей бәйрәмендә Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Казанда Баулы якташлыгы җитәкчесе Нурислам Хәбипов та катнашты. Альберт Хәбибуллин педагогларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды.

Очрашу кичәсендә бүләкләүләр, чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Гимназияне төрле елларда тәмамлаган баулылар матур җырлары белән сөендерделәр. 

Бәйрәм гимназия гимны белән тәмамланды. Аны хәзерге укучылар башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев