Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гаиләсе яшьлек туеннан бриллиант туйга җиткән

Һәр җирнең, һәр авылның үрнәк алырдай, күркәм гаиләләре була. Яшьлекләрендә очрашып, кавышып, әлегәчә тату гаилә булып яшәгән кешеләр бихисап. Шуларның берсе – Яңа Баулы авылында туып-үсеп шунда гомер итүче Нурсинә һәм Риван Ганиевлар.

Алар пар адымнар белән атлап киткән көннән байтак вакыт – 60 ел сизелми дә узып киткән. Балалык еллары, үсмер чаклары сугыштан соңгы елларга туры килгәннәр бик күп михнәт күреп үсә. Нурсинә апа белән Ризван абыйга да бик иртә тормыш арбасын тартырга туры килә. Ризван абый биш яшеннән әнисез кала.

– Әни үлгәндә, миңа биш яшь булган, – ди Ризван абый. – Хәтеремдә, әнине ат арбасына салып алып киттеләр, мин аның баш очына утырып барганмын. Кайда куйдыгыз әниеңне дип сорадылар, шул хәтердә уелып калган. Нәрсә дип җавап биргәнмендер, хәтерләмим.

Кечкенә Ризванны әнисенең сеңлесе карап үстерә.

– Сәнәк, чалгы, йөгән кулдан төшмәде, – ди Ризван абый. – Атлар карарга кеше калмаган иде. Бригадир шунда чакырды. Иртән укырга килә идем берәр сәгатькә, дүртенче сыйныфның соңгы чиреген укып бетерә алмадым. Чалгы, сәнәк кебек кораллар мәктәп коридорында тора иде. 30 баш ат карадым, шуларга барысына да печән чабып алып кайта идем. Мин сыйныфта иң таза малай идем. Әле дә аптырыйм, ничек шулкадәр эшләгәнмендер?

– Безнең әти сугышка киткәндә, әнигә 29 яшь булган, әни өч баласы белән калган, – ди Нурсинә апа. – Безгә барысын да күрергә туры килде: ачлыгын да, ялангачлыгын да. Әни безне читкә җибәрергә теләмәде. Эшләгез, авылда да ачка үлмәссез, диде. Читкә китеп акча эзләп йөрмәдек, авылда калганыма да һич үкенмим мин.

– Безне сәхнә очраштырды, – ди Нурсинә ханым. – Ризван белән бергә җырлый идек, репетицияләргә йөрдек, соңыннан ул мине озатып куя иде.

Бер-берсенә тартылган йөрәк шулай итеп яшьлекләренең иң гүзәл чорында – 1959 елның 18 сентяберендә – күпләрне сокландырырлык гаилә коралар.

– Бүгенгедәй хәтеремдә, олы ашъяулыкларга төшләр төреп, мине сорарга килделәр, – ди кыз чакларын искә төшереп Нурсинә апа. – Үзебезнең авылга бирәм дип, әни шатланды.

Ганиевларның гаилә тормышы фидакарь хезмәт белән үрелеп барган. Алар сокланырлык та, горурланырлык та хезмәт юлы узганнар. Ризван абыйга төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Ул таш та чыгарган, фермада мал, ат та караган, балта остасы да булган. Аның куллары белән төзелгән йортлар авылда бихисап. Нурсинә апа исә бар гомерен сыер савуга багышлаган.

Ганиевлар яшьлекләрендә корган тату, матур гаиләдә ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Ата-ана учагы тирәсендә җыелышып, эш сөючән булып үсеп, белем алып, хәзер инде мөстәкыйль тормыш көтәләр. Ризван абый белән Нурсинә апа мәхәббәт җимешләре бүләк иткән дүрт оныкларына, биш оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Ганиевлар гомерләре буе күпләп мал асрап, бакча үстереп яшәгән кешеләр. Нурсинә ханым чәчәкләр, гөлләр үстерергә дә ярата, шуларга карап куанам, юаныч табам, ди.

60 ел сизелми дә үтеп киткән, – ди Нурсинә апа. – Кыен чаклар да, рәхәт чаклар да күп булды инде. Бер-береңне аңлап, санлап яшәсәң, матур яшәп була ул.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев