Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гаиләсе өлкән кешене тәрбиягә алды

Илебездә 2017 елдан “Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тәрбиягә алу” пилот программасы эшләп килә, ул ялгыз яшәүче өлкәннәрне икенче гаиләгә алудан гыйбарәт. Баулыда да шундый гаилә бар – Гүзәлия һәм Илнур Минәҗевлар берүзе яшәгән Минсрур Хәйруллинаны үзләренең гаиләләренә алганнар.

Гүзәлия һәм Илнур Минәҗевлар – ачык йөзле, киң күңелле кешеләр. Бергә гомер итүләренә 31 ел, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Илнур Минәҗев әйтүенчә, алар элек тә бер әбине караган булганнар.

  • 16 ел өлкән яшьтәге бер кешене тәрбияләдек, дус яшәдек. Ул мәрхүм булгач, балалар белән дүртәү генә калдык, – ди гаилә башлыгы. – Үз әти-әниләребезне дә кайгыртып яшәдек, тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Әбиләр белән яшәүгә ияләштек, дип әйтәсем килә. Алар булганда, өйләр яктырып китә. Шуңа күрә, тормыш иптәшем һәм балалар белән сөйләштек тә, Минсрур апаны үз гаиләбезгә алырга булдык.

Минәҗевлар яңа гаилә әгъзасын күптәннән белгән, аларның әти-әниләренең бик яхшы танышы ул. Тормыш иптәше вафат, балалары юк, шуңа күрә ул берүзе яшәгән. Тик яшь барган саен ялгыз яшәү кыенлаша, сәламәтлек тә какшый. Шуңа күрә Минәҗевлар шундый карарга килгәннәр.

Әлеге гаилә белән танышканнан соң, әбинең тәрбиягә алынганлыгы сизелми. Ул чисталыкта, кадер-хөрмәттә яши, Гүзәлия белән Илнурга балалар дип эндәшә. Өлкән яшьтә гаиләле, балалы, оныклы булу бәхеттер, мөгаен.

  •  Мин Башкортстанның Карат авылыннан, – ди 86 яшьлек Минсрур апа. – Анда тормыш иптәшем Нурулла белән 46 ел гомер иттем. Медпунктта эшләдем. Балаларыбыз булмады. Берүзем калгач, менә шушы балалар – Гүзәлия белән Илнур хәлемне белеп тордылар. Аннары авырып киттем, алар мине хастаханәгә алып бардылар. Аннан өйләренә алып кайттылар. Шулай итеп алар белән яшәп калдым.

Минсрур апаның үзенә аерым бүлмә, уңайлы һәм чиста. Биредә ул агымдагы елның сентябреннән бирле яши. Үзен кайгыртып яшәгәннәре өчен, Минәҗевларга бик рәхмәтле ул.

  • Өйдә рәхәт, җылы. Гүзәлия бик тәмле итеп пешерә, табынга бергәләп җыелабыз. Үз гаиләмдәге кебек яшим, – ди Минсрур апа. – Бәхетле картлык менә шулдыр, дим. Кайберәүләрне хәтта үз балалары да карамый әле.

 Минәҗевлар үзләре дә яңа гаилә әгъзасына бик шат. Ул аларны эшкә догалары белән озатып кала, каршы ала, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Өстәвенә, Гүзәлия Идрисовна өлкәннәрне кайгыртып яшәүгә күнеккән, аның өчен бу яңалык түгел. Ул 23 ел буе “Шәфкать” комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли, ун әбине карый. Әлеге программа турында да шунда белгән.

– Документлар рәсмиләштерү берникадәр вакытны алды. Йөгерергә туры килде, – ди Гүзәлия Идрисовна. – Эштән дә ярдәм иттеләр. Минсрур апа белән кыенлыклар булмады. Бер-беребезгә тиз ияләштек. Ул гаҗәеп сабыр, яхшы кеше. Безгә үз балаларына караган кебек мөнәсәбәттә, безнең оныклар аны үз әбиләре кебек кабул итә.

Өлкәннәрне яңа гаиләгә тәрбиягә билгеләүнең төп бурычлары – социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, психологик ярдәм итү, гаилә кайгыртуы булдыру. Бу хакта безгә “Шәфкать” үзәге директоры Резедә Саттарова тулырак итеп сөйләде.

  • Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырга теләүче гражданнар хезмәткә яраклы яшьтәге сәламәт кешеләр булырга тиеш. Ир-атлар – 60 яшькә кадәрге, хатын-кызлар – 55 яшькә кадәрге, – дип ачыклык кертте Резедә Саттарова. – Өстәвенә, кандидатлар тәрбиягә алырга теләүче өлкән яшьтәге кешенең туганнары булырга тиеш түгел.

Резедә Саттарова сүзләренә караганда, гаиләнең соңгы ярты елдагы җан башына туры килә торган уртача кереме дә исәпкә алына. Ул яшәү минимумыннан кимрәк булырга тиеш түгел. Тагын бер шарт – торак мәйданы, тәрбиягә алына торган кешене дә исәпкә алып, гаиләнең һәр әгъзасына кимендә 18 квадрат метр булырга тиеш. Проект шарты буенча, әлеге өлкән кешене фатирга яки йортка пропискага кертү зарур.

Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләгә ай саен дүрт мең сумнан сигез мең сумга кадәр түләү каралган. Әлеге игелекле эштә катнашырга теләүчеләр “Шәфкать” үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев