Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы фермерларының ял көннәре юк

Фәттаховлар яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр, эшләре булуга сөенеп яшиләр.

Кайда да эш табып була: авылда да, шәһәрдә дә, теләк кенә кирәк. Яңа Чүтедә яшәүче хезмәт сөючән Айгөл белән Ринат Фәттаховлар шул фикердә. Алар инде ун елдан артык үзләренең крестьян-фермерлык хуҗалыгында бар эшне үзләре башкара.

Айгөл Фәттахова Башкортстанда туган, Баулы шәһәрендә үскән. 22 ел элек Яңа Чүте авылы егете Ринатка кияүгә чыгып, аның туган ягына күченгән. Шуннан бирле авылда гомер итә.

Айгөл сөйләгәнчә, ул күпбалалы гаиләдә үскән. Тормыш иптәше Ринат та өч балалы гаиләдән. Шуңа күрә Айгөл белән Ринат та зур гаилә булып яшәргә теләгәннәр.

Айгөл сүзләренә  караганда, гаилә һәрвакыт мөгезле эре терлек асраган. Хуҗалыкта савым сыерларның саны унбишкә җиткән чаклар да булган.

Гаилә, җир участогы алып, “Гаилә фермасы” программасында катнашкан һәм, 25 баш савым сыерга исәпләнгән ферма төзү өчен, 1,2 миллион сум грант алган. Хәзерге вакытта хуҗалыкта савым сыерларның саны утызга җитә. Савым сыерлардан тыш, үгезләр, бозаулар да асрыйлар. Шундый зур хуҗалыкта ялланып эшләүчеләр бар, дип уйларга җирлек бар. Тик Айгөл белән Ринат бар эшне икесе генә башкара икән. Хуҗабикә сүзләренчә, авылда фермада эшләргә теләүчеләр юк. Өстәвенә авылда, нигездә, пенсионерлар яши.

Фәттаховлар хуҗалык өчен кирәкле бар техниканы сатып алган: комбайн, тракторлар, пресс-подборщик, чәчкеч һәм башка техника алганнар.

Кышын фермерларның эше кимрәк, ә менә яз җиткәч, кызу эш вакыты башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә.

Былтыр Айгөл үзе сыр ясый башлаган. Интернетта рецептлар күреп алган да якыннарын өйдә ясалган тәмле сыр белән сыйлау теләге уянган.

Гыйнварда гаилә сыр ясау җайланмасы сатып алган һәм хуҗабикәнең хезмәте бераз җиңеләйгән, кастрюль янында озаклап торасы юк хәзер. Айгөл сырны атнага ике-өч тапкыр ясый. Аның сүзләренчә, йөз литр сөттән ун килограмм сыр чыга. Фермерларның сыр ясарга сөтләре җитәрлек.

  Хуҗабикәнең йорт эшләре дә җитәрлек. Фермада алты сәгать чамасы эшләсә, калган вакытында йорт-җирне җыештыру, кер юу, ашарга әзерләү белән мәшгуль. Яз көне бу эшләргә бакча да өстәлә.

Фермерлар, көнне төнгә ялгап, ялсыз эшли, ун ел эчендә Фәттаховлар беркайда да ял итмәгәннәр. Алар зарланмыйча, киресенчә, эшләре булуга сөенеп яшиләр.

Тулырак мәгълүматларны “Хезмәткә дан” газетасының 26 февраль санында укыгыз

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев