Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы фермерлары авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертә

Удмурт Ташлысы авылыннан Стуловлар хуҗалыгында 40 баштан артык мөгезле эре терлек бар, 21е – савым сыеры.

Надежда һәм Егор Стуловлар көнне төнгә ялгап эшлиләр. Терлекләрне ашатып, сыерларны савып, көтүлеккә чыгарып җибәрү өчен шактый иртә торырга туры килә. Хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс хатын-кыз эше – хуҗабикә Надежда өстендә.

– Минем иртәм сыер савудан башлана, – ди хуҗабикә Надежда Стулова. –Савып чыкканчы, сәгать җиделәр, сигезенче яртылар җиткән була. Эш, әлбәттә, авыр.

Гадәттә, көтүне Стуловларның уллары көтә, алар терлекләрне бик оста карыйлар. Егетләр терлекләрне иртәдән кичке сәгать бишкә кадәр көтү өчен билгеләнгән махсус участокта йөртәләр. Стуловларның олы уллары Николай Октябрьский нефть көллиятендә белем ала, ял саен әти-әнисе янына кайтып, хуҗалыкта ярдәм итәргә тырыша. Егет актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, сыерларны көтү – үзенә күрә бер спорт төре ул.

– Әти-әниләргә үзләренә генә кыен, эш күп. Кыскасы, нигездә, бөтен авыр эшне без башкарабыз, – ди Николай Стулов.

Кече уллары Александрга 14 яшь, абыйсы укуда булганда, ул – әти-әнисенең уң кулы.

– Көн саен мәктәптән кайткач, әти-әнигә булышырга туры килә, – дип сөйли Александр. – Мәктәптә “4” һәм “5” билгеләренә генә укыйм, “3”леләрем юк.

Гаилә башлыгы Егор шәхси ярдәмче хуҗалыкның да башлыгы булып тора. Ул хуҗалыкны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итә, гаиләнең барлык әгъзалары белән бертигез эшли, трактор төзәтү кебек эшләр дә аның өстендә. Егор әйтүенчә, авыл тормышы аңа һәрвакыт якын булган, ул авылда туган, үскән һәм шунда эшләгән. Фермерлык эшен гаилә Удмурт Ташлысы авылында өч бозау белән башлап җибәргән. Биредә республика программасы ярдәмендә Стуловлар мини-ферма төзегәннәр. Хәзер исә, терлекләрнең саны арткач, авыл янындагы бинаны терлек асрарга арендага алганнар. Биредә электр үткәрелгән, су өчен скважина бораулаган.

– Мин элек Баулыда производствода эшләдем, ошамады. Авылга кайтып төпләнергә булдык, – ди Егор Стулов.

Стуловларның 40 гектарга якын чәчүлек җире бар, аларга күпьеллык үләннәр чәчелгән. Печәнне үзләре, үз көчләре белән әзерлиләр.

Стуловлар алга таба зур планнар корып яши.

– Мөмкинлектән чыгып, терлекләрнең баш санын арттырырга телибез, – ди Егор.

Бүгенге көндә Стуловлар бер көнгә 100 литрга якын сөт тапшыра. Иткә дә ихтыяҗ зур. Хуҗалар сүзләренчә, итне бик тиз алып бетерәләр.

ФОТО: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев