Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы эшмәкәре: “Үз эшеңне башлаганда иң мөһиме – зур теләк”

Кызылъяр китапханәсендә “Авыл яши” проекты кысаларында чара үткәрелде. Авыл халкы белән очрашуга Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Марат Белалов һәм шәхси эшмәкәр Ришат Юнысов килде.

“Авыл яши” проектының максаты – авыл халкын бизнес үсешенә ярдәм итү формалары һәм башка файдалы мәгълүмат белән таныштыру, консультация бирү. Бу уңайдан район авылларында җирле фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре өчен очрашулар үткәрелә. Мондый чара Кызылъяр китапханәсендә дә булды. Очрашуга мөгезле эре терлек, сарык, кош-корт асраучылар, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, гомумән, авыл тормышына битараф булмаган кешеләр чакырылды. 

Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Марат Белалов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүче дәүләт программалары турында мәгълүмат бирде. Шәхси эшмәкәр Ришат Юнысов эшмәкәрлек өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул үз эшен дәүләт программасы ярдәмендә башлап җибәргән булган. Хәзерге вакытта ул Кызылъяр җирлегендә арендага алган 3 гектар мәйданда карлыган һәм физалис үстерә, аларны эшкәртә дә. 2 меңгә якын үсенте әзерләп, аларны кырга утырта. Анда исә тамчылап су сибү ысулын куллана. 

“Мин җыйгач та бер атна дәвамында бозылмый торган карлыган сорты утыртам. Өч ел инде Бөгелмәдән карлыган җыярга килүчеләр дә бар”, – ди эшмәкәр. 

Ришат Юнысов чарага килүчеләргә авылда алып барырлык эш юнәлешләре турында сөйләде, үз эшеңне башлауның уңай һәм тискәре якларын аңлатты, киңәшләрен бирде.

Кызылъяр зур авыл булса да, биредә дәүләт программаларыннан файдаланучылар аз.

“Теләүчеләр юк. Кайчагында, беркайчан да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгән шәһәр кешеләре мондый эшкә алына, – ди Ришат Юнысов. – Хәзерге вакытта биредә яшәүчеләрнең күбесе – шушы җирдә үскән кешеләр. Алар җир эшенең авыр икәнен бик яхшы белә. Мин бирегә килеп эшли башлаганда, җирле хуҗалык җитәкчесе Фәрит Сафуанович миңа: “Колхозда эшләү – рәхмәтле хезмәт түгел, нигә бу эшкә алынасың?” – дигән иде. Тик мин аны тыңламадым, килдем, минем теләгем көчле иде. Үз эшеңне башлаганда иң мөһиме – зур теләк булу. Хәзер бит, эшлим дигән кешегә дәүләт программалары җитәрлек. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы кооперативы оештырырга теләгән кешегә 150 миллион сум бирелә. Бу акчага менә дигән бина салып куярга, яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртү цехы ачарга була”. 

Марат Белалов сүзләренә караганда, башка җирлекләрдә “Авыл яши” проекты кысаларында үткәрелгән очрашулардан соң дәүләт программалары белән кызыксынучылар шактый булган. Аларның һәрберсе исәпкә алына, бизнес-план төзүдә һәм яклауда теләктәшлек күрсәтелә. Кызылъяр китапханәчесе Зөлфия  Җиһангирова сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм, туризм мәсьәләләре буенча сораулары булган кешеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә һәм авыл китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев