Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы эшмәкәре мәчет төзетә

Тиздән Баулы районының ВаськиноТуйралы авылы да мәчетле булачак. Июнь аенда анда “Шәрип” мәчетенең тәүге нигез ташы салынды. Сентябрь аенда биредә төзелеш эше башланып киткән.

Җирле эшмәкәр Рафаил Хәсәншин мәчет төзү нияте белән күптәннән  янып йөргән. Ул гаиләсе белән Баулыда яши, ә агач эшкәртү цехы Васькино Туйралы авылында урнашкан.

Тумышы белән Рафаил Хәсәншин Оренбург өлкәсе Северный районы Ибрай авылыннан. Севастопольдә югары хәрби-диңгез инженерлык училищесен тәмамлый. Су асты көймәләрендә, атом заводында хезмәт итә. 1990нчы елларда Баулы ягына кайтып төпләнә.

– Кайткач та лесхозга эшкә урнаштым, – ди Рафаил Хәсәншин. – Лесхоз җир бирде, йорт салырга ярдәм итте. Шулай урман эшенә кереп киттем. 1990нчы – дөньяларның асты-өскә килгән авыр еллар иде. Хәзер, шөкер, бар да бар. Шул тормышның булганына, барлыгына рәхмәтемне белдереп, мәчет төзергә ниятләдем.

Мәчет төзүгә бар көчен салган Рафаил Хәсәншин Урыссу мәдрәсәсен тәмамлаган.

– Намаз укый башлагач, белем җитмәгәнен аңладым, – ди ул сүзен дәвам итеп. –Шулай итеп Урыссудагы мәдрәсәгә укырга кердем. Язын диплом алдым.

Бүгенге көндә мәчет бурасы күтәрелгән. Җылы идәннәр әзер, су, ут кертелгән, койма баганалары утыртылган.

Әлеге вакытта агач эшкәртү цехында мәчет манарасын эретеп ябыштыру эше бара. Булачак манараның конусларын, шарларын һәм ярты метрлы аен Чиләбе ягыннан китергәннәр.

Цехта җиң сызганып улы Нурсолтан белән Эдуард Шәехов эши.

– Аллаһ йортына йөрер яшьтәбез инде хәзер, – ди Васькино Туйралы авылына 1989 елда Казахстаннан кайтып төпләнгән Эдуард Шәехов. – Мәчетне теләп, тырышып төзибез, бер кыенлыгы да юк, рәхәтләнеп эшлибез.Төзелеп беткәч, ашкынып йөрербез дип ышанам.

– Мәчет аен халык җыеп, тантаналы рәвештә урнаштырасы килә, – ди Рафаил Хәсәншин.

Изге ниятле Рафаил Хәсәншинның олы эше бүгенге көндә көйле бара. Ул “Шәрип” мәчетен төзүдә зур теләк белән ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X