Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы егете Ильяс Гәрәев талантын күрсәтте

Күптөрле конкурслар, фестивальләр лауреаты, Парижда Гран-при яулаучы, Беренче каналда барган «Минута славы» телевизион шоуында катнашкан талантлы баулылы Ильяс Гәрәев якташлары өчен иҗатташ дуслары белән концерт куйды. Әлеге чарага Пушкин картасы ярдәмендә керергә мөмкинлек булды.

Ильяс Гәрәев балалайкада  төрле халык көйләрен заманча эшкәртелүдә уйнады. Дәртле көйләр залда утыручы укучылар, укытучылар, студентлар күңеленә хуш килде. Бүгенге көндә Ильяс Башкортостанның Нефтекама дәүләт филармониясендә концертмейстер-аккомпаниятор булып эшли. Концертлар оештырып, иҗатташ дуслары белән халык күңелен яулый.

Ә балалайка коралында уйнарга ул 13 ел элек өйрәнгән. Ничек итеп Баулы музыка мәктәбенә эләгүе хакында ул сагынып сөйләде.

Ниһаять туган ягыма Баулыма концерт белән кайттым, – ди Ильяс.13 ел элек, мин укыган өченче мәктәпкә линейка барган вакытта музыка мәктәбе укытучысы Анна Филимонова килгән иде, ул безне музыка кораллары белән танышырга дип, мәктәпкә чакырды. Сезне дәрестән азат итүләрен дә сорыйм, дигәч шатланып риза булдым. Мин кечкенә малайга шул гына кирәк. Музыка мәктәбендә Анна Ильинична безгә гитара, домбра, балалайка күрсәтте. Мин кызыксынып киттем. Нишләптер минем күзем балалайкага төште. Беренче елны уку авыррак булды, аннары өйрәнеп киттем. Беренче барган кокурста җиңү яуладым, дәртләнеп киттем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Октябрьский музыка училищесында укыдым. Төрле бәйгеләрдә катнашып югары урыннар алдык.

Бүгенге көндә Ильяс бар күңеле белән музыка дөньясына чумган. Яңадан-яңа музыкаль композицияләр өстендә эшли,  аның зур сәхнәләрне яулау теләге бар.

– Алга таба да шушы юнәлештә эшләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйсым килә, – ди яшь музыкант.

Яшь тамашачылар виртуоз-инструменталист Ильясның балалайкада уйнаган заманча көйләрен бигрәк тә яратты, хәтта урында гына булса да биеп тә утырдылар.

Бу хакта тулырак – “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе эфирларын.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев