Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы данын лаеклы яклады

Покровский Урыстамакта яшәүче Ирина Золотарева мөгезле эре терлек үрчетү технологларының республика бәйгесендә өченче урын алды.

Терлек үрчетү буенча технолог булып «Миңнуллин» крестьян-фермерлык хуҗалыгында Ирина биш ел эшли. Бу вакыт эчендә инде өч тапкыр республика бәйгеләрендә катнашты һәм җиңү яулады. Беренче тапкыр ул конкурста катнашучылар арасында иң яхшы белгеч булып танылган иде, аннары төп конкурста өченче урын яулады. Быел шул ук нәтиҗәне тагын кабатлады: Харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыру технологлары арасында җиңүчеләр өчлегенә керде. Ирина Золотарева ирешелгәннәр белән генә канәгать калмыйча, үз алдына эшенең нәтиҗәсен тагын да яхшыртырга дигән максат куйган. Шушы көннәрдә ул терлек үрчетүнең Европа технологиясен үзләштерә башлый, шулай ук терлекләрне УЗИ ярдәмендә диагностикалауны үзләштерү турында да хыяллана.

Ирина Золотарёваны диплом һәм көнкүреш техникасы кибетеннән товар сатып алуга сертификат белән бүләкләгәннәр. Күп балалы гаиләдә сертификатны туңдыргыч сандык сатып алуга тотарга карар кылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев