Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы чыршысы – иң яхшылар арасында

Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чыршысы республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

Конкурс узган елның 25 декабреннән быелның 25 гыйнварына кадәр республика шәһәрләре арасында алты номинация буенча үткәрелде. Шәһәр тибындагы бистәләр һәм авыл торак пунктлары арасында да иң яхшылар билгеләнде.

Һәр номинациядә беренче урын алучыга 1 миллион сум акча биреләчәк. Икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урынга 200 мең сум каралган.

Баулы районы муниципаль районнар арасында иң яхшы Яңа ел чыршысы номинациясендә икенче урынга лаек дип табылган. Беренче урында – Буа районы, өченчедә – Азнакай районы.

ТР президенты Рөстәм Миңнеханов быел барлык катнашучылар да яхшы әзерләнүен, төп бәйрәм мәйданчыкларының матур итеп бизәлүен, әлеге конкурсның әһәмиятле булуын ассызыклаган.

Чыганак: Баулы муниципаль районы порталы, ТР Президенты сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев