Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы чыгарылыш укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

Бүген, 6 июльдә, Баулының 6нчы мәктәбе бинасында урнашкан имтихан үткәрү пунктында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы уза.

Быел рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 150дән артык кеше тапшыра, шуңа күрә укчыларны 2 көнгә бүлгәннәр, имтихан бүген һәм иртәгә була.

Бүген 2нче,  3нче,  7нче мәктәпләрне һәм гимназияне тәмамлаучылар, ә иртәгә 5нче һәм 6нчы мәктәпләр, шулай ук Покров-Урыстамак, Александровка һәм Кызылъяр мәктәпләрен тәмамлаучылар тапшыра.

6нчы мәктәпкә керү юлында имтиханга керүче һәр кешенең температурасы тикшерелде. Бердәм дәүләт имтиханының муниципаль координаторы Гүзәлия Сираева сүзләренә караганда, балаларның хәле яхшы, аларның берсендә дә температура күтәрелү күзәтелмәгән. Температура югары булган очракта, ул кеше изоляторга урнаштыралар һәм кабат температурасын терекөмешле термометр белән үлчиләр. Нормаль булса, имтиханга кертәләр.

Аудиторияләрдә укучылар күп булмасын өчен, без кеше иң күп була торган имтиханны ике көнгә бүлдек. Бу инфекциянең таралу куркынычын киметү өчен кирәк. Моннан тыш, температурасы югары булып, имтиханга кермәгән кешеләр имтихан тапшырыр өчен резерв көннәр каралган. Әлегә барысы да фильтрны уңышлы узды, авыручылар ачыкланмады, –  дип сөйләде безгә Гүзәлия Сираева.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру 3 июльдә башланды. Бу көнне география, информатика һәм рус әдәбияты буенча имтиханнар булды.

Быел Бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә тапшыра.

Айгөл Габдрәфыйкова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев