Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы буйдакларын өйләндереп бетерер өчен 301 кәләш җитми

Баулы районы авылларында яшьләре утыздан арткан 456 буйдак ир-егет яши. Аларга кәләшләр бөтенләй юк түгел үзе, авылларда яше утыздан арткан 307 хатын-кыз гомер итә.

Ялгызлар күп икәнен барыбыз да белә, ләкин бу турыда рәсми статистик мәгълүматлар табу гына кыен. 2010 елда үткән халык санын алу мәгълүматлары инде бүгенге көн өчен актуаль түгел. Шуңа күрә “Баулы-информ”, мәгълүмат сорап, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте. Унөч авыл җирлегендә никах яшендәге, әмма әлегә гаилә кормаган кешеләр саны күпме икән?

Саннар язылган таблицаларга ия булгач, без аларны өстәлгә тезеп салып, анализлый башладык. Шунысы аңлашылды: демография хәлләре турында сөйләгәндә еш телгә алынучы ун кызга тугыз гына егет туры килүе турындагы җыр юллары Баулы районы өчен бөтенләй дә актуаль түгел икән.  Бүген район авылларында никах яшендәге гаилә кормаган ир-атлар 1068 кеше тәшкил итсә, әлегә үз парын тапмаган хатын-кызлар 767 генә. 301(!) кәләш җитми.

Кызыкмы? Баулы районының кайсы авылында егетләр күбрәк булуын беләсегез киләме? Кызлар кайсы авылда күбрәк? Бу турыда без “Хезмәткә дан” газетасының киләсе санында тәфсилләп язарбыз.

Аңа кадәр сезнең фикерләрегезне дә беләсе килә: ялгызлык – проблемамы ул, әллә кешенең үзе теләгән яшәү рәвешеме? Ялгызлык проблемасын хәл итүнең нинди юлларын тәкъдим итәсез?

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Баулы-информ