Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы биналарында – Борынгы Греция һәм Рим корылмалары элементлары

Ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләп үтелә, быел ул 5 октябрьгә туры килә.

Көндәлек тормышта без тирә-ягыбызда көн дә күреп күнеккән биналарга артык игътибар бирмибез. Шәһәребездә, мәдәни мирас булып торучы, бай тарихлы корылмалар да бар. Бүгенге көндә без элекке архитектура белән генә түгел, хәзерге заман биналарындагы үзенчәлекле идеяләр белән дә горурлана алабыз.

Баулыдагы үзенчәлекле архитектура биналарының берсе – Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты, ул 1961 елда төзелгән.

– Әлеге бинаның архитектура стиле – совет классицизмы, кайчагында аны “Сталин классицизмы” дип тә йөртәләр, – дип сөйләде безгә Баулының баш архитекторы Роза Хәсиятуллина. – Әлеге стиль 1930 елларда барлыкка килгән һәм 1950 еллар урталарына кадәр кулланылган. Бу стильне гадәти классицизм белән төзелеш сәнгатенең антик формаларын куллану бәйли, аерым алганда, Борынгы Греция һәм Рим корылмалары формаларын. Мондый стильдә төзелгән бина – монументаль һәм тантаналы. Сталин классицизмы биналарын еш кына рельефлы (фигуралы һәм орнаментлы) бизәкләр белән бизәгәннәр. Мәсәлән, Баулы мәдәният йорты бинасының фронтоны урак һәм чүкеч белән бизәлгән. Бу нәкъ менә әлеге стильдә төзелгән биналарга хас. Шулай ук клуб бинасын классик Рим ордеры бизәкләре белән эшләнгән алты зур колонна да бизи.

Мондый корылмалар илебезнең күп кенә шәһәрләрендә бар. Элек мәдәният йортлары, театрлар һәм фәнни-тикшеренү институтлары һәм башка корылмалар шундый стильдә төзелгән. Роза Хәсиятулла әйтүенчә, безнең шәһәрдә Горюнов урамындагы администрация бинасы да шул ук стильдә сафка бастырылган. Сталин классицизмы биналарын бизәүдә шомартылмаган кытыршы таш, мрамор, гранит, бронза, рельефлы бизәкләр кулланылган.

1996 елда мәдәният йорты бинасына кушып, 500 урынлык тамашачыга исәпләнгән концерт залы төзелгән. Ә 2017 елда бинаның фасадлары капиталь ремонтланды. Шул ук елны җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы кысаларында мәдәният йорты каршындагы Октябрь мәйданы реконструкцияләнде. Шәһәрнең төп мәйданын төзекләндерер алдыннан, шәһәр халкы белән күп санлы очрашулар, фикер алышулар уздырылды. Мәйданны төзекләндерү концепциясен эшләгәндә, аларның теләкләре исәпкә алынды, республика һәм муниципаль бюджетлар акчалары да җәлеп ителде.

– Нефтьчеләр бик ярдәм итте, – ди Роза Хәсиятуллина. – “Татнефть” җәмгыяте акчаларына клинкер брусчаткасы алынды, ярымтүгәрәк перголалар һәм светодинамик фонтан куелды. Яңартылган мәйдан мәдәният йорты белән бергә кабатланмас ансамбль булып тора. Бүгенге көндә безнең үзәк мәйдан шәһәрлеләр арасында бик популяр, елның теләсә кайсы фасылында ул – халыкның яраткан ял урыны.

Мәйданны күп кенә архитектура формалары бизәп тора: төрле фонарьлар, декоратив яктырту, эскәмияләр һәм башкалар.

Баулыда бер катлы иң беренче типовой бина – башлангыч мәктәп бинасы – 1928-1929 елларда төзелгән, 1930 елда кулланылышка тапшырылган. Моңа кадәр мәктәп шәхси йортта урнашкан булган.

– Чынлыкта әлеге бина – ул елларда Баулыда төзелгән беренче капиталь таш бина. Бинаның стеналары бут ташыннан салынган, ә тәрәзә кысалары шомартылган кытыршы таштан башкарылган, – ди Роза Хәсиятуллина.

1964-1965 елларда беренче таш бинага 360 урынлык ике катлы янкорма төзелгән. Якынча шул елларда һәм шул стильдә төзелгән ветлечебница башлангыч мәктәпнең таш бинасына охшаган. Әлеге ике бина да мәдәни мирас объектлары булып тора.

Шәһәрдәге тагын бер әһәмиятле бина – Баулының түбәнге өлешендәге “Гали” мәчете. Ул 1996 елда төзелгән. Ә беренче ташы 1994 елда салынган.

– Мәчет бинасы ислам дине таләпләренә туры китереп проектлаштырылган, – дип сөйләде архитектор. – Ике катлы бина керамик кызыл кирпечтән төзелгән, почмакларында сигез кырлы манаралар проектлаштырылган, алтын йөгертелгән гөмбәзләре һәм ярымайлары бар. Бина үзе зур ярымтүгәрәк гөмбәзне хәтерләтә. Бина алдында конуссыман гөмбәзле һәм ярымайлы сигез кырлы манара. Аның биеклеге – 24,5 метр.

Мәчет архитектурасында көнчыгыш стиле элементлары бар. Ул тәрәзә кысаларында уксыман аркаларда күренә. Манарада да шундый аркалар бар. Көнчыгыш, мөселман стиле мәчет интерьерларын бизәү элементларында да күренә.

Шәһәребез елдан-ел матурлана, төзекләнә, аның яхшы якка үзгәрүендә архитекторларның өлеше зур. Аларның үзенчәлекле идеяләрен, проектларын төзүчеләр тормышка ашыра.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев