Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы белән Сабаны нәрсә бәйли?

“Баулы-информ” редакциясенә Саба районында яшәүче Сәвия Миңнехановадан хат килде. Ул безнең райондашыбыз Мөслимә Хәмитова белән бәйле сөенечен уртаклаша.

Сәвия Миңнеханова 1972 елда Казан сәүдә техникумына укырга кергәч, Баулы кызы Мөслимә белән танышкан. Кызлар аерылмас дусларга әверелгәннәр. Һәм менә 50 ел вакыт узгач, язмыш аларны кабат очраштырган. Икесе дә бер үк вакытта шифаханәгә ял итәргә барганнар һәм очраклы рәвештә генә күрешкәннәр.

– Мөслимә яшь чакта да бик тырыш, ачык, ярдәмчел, гадел иде. Әле дә үзгәрмәгән,  – дип яза Сәвия Миңнеханова.

Бу юлларны укыгач, шундый матур сыйфатларга ия булган райондашыбыз белән очрашып сөйләшү теләге туды. Мөслимә ханымның Кызылъяр авылында яшәве билгеле булды. Аның белән яшьлек хатирәләренә бирелдек.

Мөслимә Хәмитова Баулы районы Кызылъяр авылында биш балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның Октябрский шәһәрендә бер ел сатучы булып эшли. Аннары Баулыда сатучылар курсында белем ала. Укып бетергәч, кызны  Урыссу бистәсенә кулланучылар җәмгыятенә эшкә җибәрәләр.  Җитәкчелек тырыш, үз эшенә җаваплы караучы кызны тиз күреп ала һәм аны читтән торып Казан сәүдә техникумына укырга керергә өнди. Мөслимә ханым язмабызда телгә алынган Сәвия Миңнеханова белән шунда таныша, уку йортын уңышлы гына тәмамлап та чыга. Аннары кызны район кулланучылар җәмгыятенә товаровед итеп алалар. Анда ике ел эшләгәч, Покров-Урыстамак, Исергәп, Кызылъяр авыллары кибетләрендә хезмәт куя Мөслимә апа. Һәр һөнәрнең үз кыенлыгы дигәндәй, сатучының да эше җиңелләрдән түгел. 

– Ул чакларда бит сатучыларга төрле заданиелар дә бар иде. Мәсәлән,  йомырка, каз, тавык җыеп, әзерләүләр конторасына тапшыра идек. Планны үтәсәң, ай сан шуның өчен премия бирәләр иде, – ди Мөслимә апа. – Элек без бөтен бәйрәмнәрдә дә эшли идек, Сабан туйларын да күрми идек.

Сатучы булып шактый еллар эшләгәннән соң, ул район кулланучылар җәмгыятендә склад мөдире булып 26 ел хезмәт куя.

– Без эшләгән елларда бөтен товарны базадан үзебез барып ала идек. Өстәвенә нинди генә тикшерүләр юк иде – ОБХСС, төрле ревизияләр. Профсоюздан ревизор бер айга килә иде.

Үз эшенә җаваплы караган Мөслимә ханым андый тикшерүләрдән  куркып калмаган, чөнки ул барлык документларын тәртиптә тотарга күнеккән.

– Мөслимә бик төгәл, гадел, тырыш, алдынгы хезмәткәр иде. Аның бөтен документлары тәртиптә була торган иде, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Мөслимә ханым эшләгән елларда район кулланучылар җәмгыятендә  ревизор хезмәтен башкарган Рәсимә Игътисамова.

Мөслимә ханым хезмәт елларын сагынып искә ала.

– Коллектив бик әйбәт иде безнең. Шулкадәрле дус идек, ачуланышканны да хәтерләмим, – ди ул.

Мөслимә апаның гомуми хезмәт стажы – 45 ел. Пенсиягә чыккач та 3 ел Кызылъяр кибетендә эшли ул. Ул елларны мин дә хәтерлим әле. Кибеткә кергән һәр кешене якты йөз белән каршы ала иде ул.

Аның тырыш хезмәте төрле бүләкләр, мактау грамоталары, медальләр, “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе белән бәяләнгән. Мөслимә апа “Хезмәт ветераны” исемен дә  йөртә. Шулай ук ул күп тапкырлар Сабан туенда “Һөнәре буенча иң яхшы”номинациясендә бүләкләнгән.

Мөслимә ханым тормыш иптәше Галимҗан абый белән бергә 33 ел гомер иткәннәр, кызлары Рузалияны тәрбияләп үстергәннәр. Ул әнисе сукмагыннан киткән: сәүдә юнәлешендә югары белем алган. Кызганычка каршы, Галимҗан абый 12 ел элек мәрхүм булган. Бүгенге көндә Мөслимә апа, тормышка сөенеп, булганына шөкер итеп, кызы, оныгы уңышларына шатланып гомер итә. Бакча тутырып чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

–  Быел, 8 чиләк бәрәңге утыртып, 112 чиләк уңыш алдык, Әлхәмделилла шөкер, – ди ул.

Мөслимә апа 2012 елда мәчеткә йөри башлаган, гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнгән.

– Акрынлап Коръән, намаз укыйбыз, – ди ул.

Мөслимә апа һәр нәрсәдә бары яхшылык кына күреп яши, мин аннан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Ул – тормыш сөючәнлек үрнәге. Сәүдә өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтүчеләр нәкъ менә Мөслимә апа кебек ачык йөзле, тәмле телле булырга тиештер.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #саба