Баулы баскетболчылары “КЭС-БАСКЕТ” чемпионатында икенче урынга иреште
Баулының универсаль спорт залында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының төбәк чемпионаты төгәлләнде.
Татарстан мәктәпләренең егетләр җыелма командалары арасында призлы урыннар түбәндәгечә:
1 урында – Казан шәһәренең 5нче лицее командасы (Вахитов районы)
2 урында – Баулы шәһәренең 7нче мәктәп командасы
3 урында – Кукмара шәһәренең Булатов исемендәге күп профильле лицее командасы.
Кызлар арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урында – Яр Чаллы шәһәренең 10нчы мәктәбе командасы
2 урында – Казан шәһәренең 33нче мәктәбе командасы (Авиатөзелеш районы)
3 урында – Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясе командасы
Шулай итеп, тренер Руслан Хәмитов җитәкчелегендә катнашкан 7нче мәктәп командасы былтыргы нәтиҗәләрен кабатлады, икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Беренче урынга ирешкән командалар Идел буе Федераль округында Татарстан данын яклаячак.
Фоторепортаж соңрак булачак.
Фото: “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев