Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы балаларын гореф-гадәтләр белән таныштыралар

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Шалты бүлекчәсе ханымнары, балаларны каз өмәләреннән соң була торган эшләр, гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру максатыннан, өмә үткәргәннәр.

Бу хакта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә язган.
 “Авылның балаларын да җыеп, бер биләм ясадык әле!”– дип хәбәр иткән оешманың Шалты бүлекчәсе рәисе Наҗия Гыйльфанова.
 Шалты ханымнары бу чараны балалар татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын онытмасыннар өчен оештырганнар.
Татар халкының каз өмәләреннән соң була торган гореф-гадәтләре, йолалары да байтак. Шалтылар өмәгә килгән яшь буынны шулар белән таныштырганнар. Мәсәлән, каз канатын сыдырып, мендәр өчен мамык әзерләгәннәр. Ә сыдырганнан калган канатлардан май канатлары үргәннәр. Бу эшләрдә балалар да катнашкан.
“Казның ике як зур канаты белән идән себерә идек дип, эшләп тә күрсәттек, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Аннары каз мамыгыннан кечкенә мендәр дә тутырдык. Каз мамыгына сыдырган мамыкларны да салгач, мендәрләр тагын да ныграк кабарып китә дип аңлаттык”.
“Ак калфак” ханымнары яшь кызларга каз мамыгыннан мендәр, ястык, түшәк эшләү турында да сөйләгәннәр. Пар мендәрләрнең кияүгә китүче кызларның төп бирнәсе булуы турында да искәрткәннәр.
“Мендәрне әти-әнисе тигез кеше тутырырга тиеш дип әйтәләр иде безнең әбиләр! Ул турыда да аңлаттык. Кызларга бирнә сандыклары турында да сөйләдек. Чигүле мендәр тышларын да искә алдык”, – ди Наҗия Гыйльфанова. 
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Шалты бүлекчәсе ханымнары үткәрә торган чаралар күпләргә үрнәк булып тора.
Фото: Наҗия Гыйльфанова архивы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев