Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы балалары әти-әниләрен өйрәтер

Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә эшләми торган батареялар җыяр өчен махсус савытлар барлыкка килде. Якын көннәрдә алар авыллардагы балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә дә куелачак.

Республиканың белем бирү оешмаларында кулланылыштан чыккан батареялар җыю акциясен Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган. Экологлар, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә барып, балаларга кулланылыштан чыккан батареяларны утильләштерүнең мөһимлеген аңлаталар, учреждениеләргә махсус савытлар куеп китәләр. Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Альберт Мөхәммәдов мәгълүматына караганда, әлеге савытларны, тулгач, утильләштерергә тапшыру өчен, Азнакай шәһәренә алып китәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X