Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы балалары дуслыкның кадерен белергә өйрәнә

Кызылъяр китапханәсендә “Дуслыкның кадерен белегез” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелгән.

Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Аларның җәйге ялларын тагын да күңеллерәк итү өчен, районыбызда төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Кызылъяр мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен дуслык темасына багышланган чара оештырылган. Балалар китапханәче Зөлфия Җиһангирова белән дуслык һәм дуслар турында мәкальләр искә төшергәннәр, “Ромашка” уенын уйнаганнар.  Укучылар викторина сорауларына җавап биргәннәр, дуслык турында шигырьләр тыңлаганнар, видеоролик караганнар.

Чара ахырында китапханәче, дуслык билгесе итеп, актив катнашучыларга китаплар бүләк иткән.

Чыганак һәм фото: https://vk.com/feed?w=wall-146051931_746

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ