Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы балалар бакчасында бәйрәм оештырылды

Баулының “Бәләкәч” балалар бакчасында Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан чара узды.

“Бәләкәч” төрле төстәге шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән иде. Балалар бакчасы ишегалды балалар чыр-чуына күмелгән. Бу көнне мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары  өчен спорт-күңел ачу чарасы оештырылды. Алар күңелле уеннар уйнадылар, велосипедта эстафетада ярыштылар. Аннары асфальтта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясадылар, сабын куыклары очырдылар.

Хәзерге вакытта “Бәләкәч”кә 250 баланың 150се йөри. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган, музыка, татар теле, физкультура дәресләре үткәрелә, шулай ук алар логопед белән дә шөгыльләнә. Мәктәпкәчә учреждениедә, гадәттәгечә, рәсем, ритмика, иртә үсеш мәктәбе түгәрәкләре эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев