Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы авылларында ковидка каршы вакцина ясатучылар саны арткан

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау буенча районда алдынгы урыннарда торучы Кызылъяр авылы фельдшер-акушерлык пунктында булып, вакцинация барышын күзәтеп кайттык.

Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты Баулы шәһәренә якын урнашканлыктан, бирегә прививка ясатырга шәһәрлеләр дә килә.

“Авыл җирендә вакцина ясатырга чиратта торасы юк. Өстәвенә, Баулыда ясатырга язылу өчен кайчагында атна буе көтәргә туры килгән вакытлар да булды”, – ди Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзина.

Шәһәрлеләрнең авыл җиренә барып прививка ясатуы күрсәткечләргә йогынты ясамый калмый. Мәсәлән, вакцинация кампаниясе башланганнан бирле, Кызылъяр фельдшер-акушерлык пунктында яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививканың беренче компонентын ясатучылар саны 1200дән артып киткән, икесен дә ясатучылар бераз азрак.

11 октябрьдән соң вакцина ясату белән бәйле таләпләр катгыйлангач, прививка ясату темплары арткан.

“Кызылъярлар вакцинация кампаниясе башлану белән үк актив булдылар.  Көненә 10-15ләп кеше прививка ясата иде. Таләпләр катгыйлангач, вакцинация узарга теләүчеләр саны артты. Хәзер бер көнгә 20-30 кешегә ясыйбыз”, – ди Алсу Хәмзина.

Әлеге ФАПта да вакцина ясау тиешле план буенча оештырыла. Иң элек, пациент сүзләреннән чыгып, анкета тутырыла, анда хроник авырулар, препаратларга аллергия булу-булмау турында мәгълүмат языла. Тән температурасы, кан басымы, сатурация үлчәнә. Вакцинага каршылыклар булмаса, прививка ясала. Вакцина ясаганнан соң, организмда реакция күзәтелсә, сораулар туса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында фельдшерга мөрәҗәгать итәргә була.

Прививка ясаткан кешеләр белән дә аралашып алдык. 81 яшьлек Галимә Галимуллина коронавируска каршы вакцинага мөнәсәбәте белән уртаклашты.

“Мин прививкага уңай мөнәсәбәттә, – ди ул. –  Элек кызамык, чәчәк, столбняк, дифтерия авыруларына каршы прививка ясату мәҗбүри иде бит. Хәзер дә шулай булырга тиеш, дип саныйм. Бу мәкерле авыруны шул юл белән генә туктатып була. Мин вакцинаның ярдәм итәчәгенә чын күңелемнән ышанам”.

Галимә апа вакцинаның ике компонентын да җиңел кичергән.

“Прививка ясатканнан соң, бернинди дә реакция булмады, үзем дә гаҗәпләндем. Прививка ясатуга, бакчада эшләдем, хәлем дә бетмәде. Икенче көнне дә үземне яхшы хис иттем, – ди ул. – Шуңа күрә әле моңа кадәр вакцинация узмаган кешеләргә: “Курыкмагыз, һичшиксез ясатыгыз”, – дип әйтәм”.

Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзина сүзләренә караганда, яз көне вакцинация узган кешеләр ревакцинация узарга языла башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #кызылъяр #баулы