Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы авыл җирлекләре грант отып, трактор алганнар

Авыл җирлекләренә грантлар бирү республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, районыбызның Татар Кандызы һәм Кырымсарай авыл җирлекләре җиңүче дип табылган һәм һәркайсы 1,5 миллион сум грант откан.

Республиканың авыл җирлекләре арасындагы әлеге конкурс авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының халык тормышы сыйфатын яхшырту һәм авылның социаль мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннын үткәрелә.

– Безнең авыл җирлеге конкурста былтыр да катнашты, тик ул чагында җиңүчеләр арасына кермәде. Быел документлар тапшырганда узган елгы җитешсезлекләрне исәпкә алдык һәм оттык. Икеләтә оттык: узган елда грант бер миллион сум иде, быелдан башлап, аны 1,5 миллион сумга кадәр арттырдылар, – дип сөйләде безгә Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов. – Грант акчасына МТЗ-82 тракторы сатып алдык. Аның барлык кирәкле җайланмалары бар. Хәзер безнең авыл җирлегенең үзенең техникасы бар. Аның ярдәмендә кыш көне урамнарны кардан арындырырга, өмәләрдә чүп-чар төяргә, йөк күчерергә мөмкин булачак.

 Без барган көнне яңа трактор авыл мәдәният йорты артында тора иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыкканнар. Шушы көннәрдә Кырымсарайның мәдәният учагында 2020 елда республика программасы буенча капиталь ремонт узачагы билгеле булган. Сөенечтән, мәдәният хезмәткәрләре еллар дәвамында җыелып килгән кирәксез әйберләрдән арынырга булганнар. Трактор арбасына иске декорацияләр, җимерек урындыклар, швабралар “очты”. Шулай итеп мәдәният йортында капремонтка әзерлек башланды.

Татар Кандызы авыл җирлеге дә грант акчасын шундый трактор алуга тоткан.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X