Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы автобусларында QR-код сорыйлар

Бүген дүртенче көн җәмәгать транспортына пассажирларны тикшереп кертәләр – вакцина ясату турындагы сертификаты я вакцина ясатырга ярамау турында медицина белешмәсе булмаган кешеләр транспортта йори алмый.

Автобус кондукторларына хәзер билет сатудан тыш яңа эш өстәлде -  алар автобуска утыручы пассажирларның QR-кодларын тикшереп кертәләр. Пассажир йөртүче вәкиле Рамил Фазлыев әйтүенчә барлык кондуктор һәм автобус йөртүчеләр дә махсус кушымтасы булган телефоннар белән тәэмин ителгән.

Автобусларда пассажирлардан куар-код белән бергә паспорт я башка шәхесне раслый торган документ күрсәтүне дә сорыйлар. Бүген район башкарма комитетының махсус комиссиясе бу карарның ничек гамәлгә ашырылуын тикшерү максатында рейд оештырды.

Авылларга йөри торган автобусларда куар-кодларны машина йөртүчеләр  тикшерә. Алар пассажирларны утырту өчен бирелгән  вакыт эчендә барысын да тикшерергә тырышалар.

Бүгенге көндә Баулы районында автобуслар 10 маршрут буенча йөри, шул исәптән авылларга да.  Шәһәрдә пассажирларны өч автобус йөртә.   Куар-код тикшерү нәтиҗәсендә автобусларның әлегә графиктан тайпылганы булмаган, әмма пассажирлар саны сизелерлек кимегән.

Җәмәгать транспортында  куар-кодлар буенча карарның гамәлгә ашырылуын тикшерүгә юнәлтелгән  рейдлар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев