Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы активистлары көзге иреклеләр сменасында катнаштылар

19 - 23 октябрьдә Казанда «Татарстан доброволецы-2019» республика конкурсы кысаларында көзге иреклеләр сменасы узды.

Сменада «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте активисты, Баулы агрокөллиятенең икенче курсы студенты Алмаз Халиков һәм Баулы районының «Без киләчәк яклы» доброволецлар хәрәкәте җитәкчесе Илсаф Илгизәров катнашты.

Смена кысаларында белем бирү мәйданчыклары эше оештырылган, анда һәр катнашучы «Татарстан доброволецы-2019» конкурсы экспертлары белән үз проектлары турында фикер алыша, киңәшләр ала алган.

Моннан тыш, смена барышында кызыклы тренинглар һәм мастер-класслар, регионның иреклеләр берләшмәсе лидерлары белән очрашулар узган.

чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1591707.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев