Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы активистлары идеяләрен җиткерде

Шәһәрнең 3нче мәктәбендә яшь гражданнар форумы узды. Анда Баулының актив яшьләреннән 200дән артык вәкил катнашты.

Форумны республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстан балалар оешмалары Советының төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды. Чарада әлеге оешма аппараты җитәкчесе Марина Токинова катнашты. Ул Баулы активистларына нәтиҗәле эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә бергәләп кызыклы проектларны тормышка ашырырлар, дигән өмет белдерде.

Яшь баулылар ярты көн дәвам иткән форумда өч секциягә бүленеп эшләделәр. Алар проектлар тәкъдим иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Иң яхшы идеяләр пленар утырышта резолюциягә кертелде, күпчелек аларны тормышка ашыруны хуплап тавыш бирде.

Форум ахырында районның иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләренә, Баулының актив яшьләренә, лидерларына дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Балалар хәрәкәтен үстерүгә аеруча зур өлеш кертүче педагог-оештыручылары, балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре Артур Гәрәев, Елена Дәүләтова, Любовь Җәләева, Вероника Михайлова, Регина Бекерова, республика балалар хәрәкәте үсешенә өлеш керткәннәре өчен, намуслы хезмәтләре һәм Баулы районы балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары инициативаларына ярдәм иткәннәре өчен, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Дарина Фалелюхинага, Гөлия Сибгатуллинага, Аделина Сәетгәрәевага, Булат Мөдәррисовка, Азалия Абзалдиновага, актив гражданлык позициясе, Баулы районы балалар иҗтимагый берләшмәләре акцияләрендә һәм чараларында катнашканнары өчен, дипломнар тапшырылды.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев