Баулы аграрийлары чәчә һәм терлек азыгы әзерли
Баулы районында көзге культураларны чәчү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән район аграрийларының сезонлы мәшәкатьләре хакында мәгълүмат алдык.
Район игенчеләре 8,3 мең гектар мәйданга көзге бодай һәм арыш чәчүне планлаштыра. 8 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, 3,3 мең гектары инде чәчелгән, бу планның 40 процентын тәшкил итә.
Шулай ук туфрак эшкәртү дә дәвам итә. План буенча, 36 мең гектар сөрүлек җирне эшкәртәсе бар. Хәзерге вакытта бу эшнең 53 проценты башкарылган.
Бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Районда бер баш шартлы терлеккә 18 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән. Хәзерге вакытта хуҗалыкларның төп көчләре силос әзерләүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә 10,6 мең тонна сенаж һәм 4,8 мең тонна силос әзерләнгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев