Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Басуларда чәчәләр дә, уралар да

Хәзерге вакытта район кырларында 76 ашлык җыю комбайны эшли, шуларның өчесе – яңа комбайн.

Урып-җыю вакыты башланганчы «Берлек», «Кырымсарай», «Миңнуллин» хуҗалыклары берәр комбайн сатып алганнар. Комбайннарның 65 процентының амортизация срогы чыккан. 20нче августка булган мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар урып-җыю мәйданының 33 процентыннан суктырылган. 23,2 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 24,5 центнер тәшкил итә. Әлегә көзге культуралар, арпа һәм борчак җыялар, шушы көннәрдә сабан бодае суктыруга керешәчәкләр. Көзге культураларны чәчү тулы куәтенә бара, быел киләсе ел уңышы өчен 8,1 мең гектар җиргә уҗым чәчеләчәк. Көзге культураларны чәчү планы 12 процентка үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ