Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бассейн җәй буена эшлиячәк

Коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыятькә карап илебездә, шулай ук Баулы районында да бик күп социаль объектлар, спорт учрежденияләре ябылды. Капиталь төзекләндерүдән, һәм озайлы яллардан соң шәһәребезнең ябык бассейны ниһаять ачылды.

Бассейн ачылган дигән хәбәр таралгач, күп кеше шатлангандыр мөгаен. Чөнки рәхәтләнеп йөзәргә яраткан баулы халкы, бассейн ачылуны озак – бер еллап көтте. Башта шәһәрнең ябык бассейнында капиталь төзекләндерү уздырылды, соңыннан пандемия сәбәпле чикләүләр куелды. Бүген исә бассейн ишекләре һәркем өчен ачык. Тик берникадәр чикләүләр генә бар.

Бассейндагы су ике сәгать саен дезинфекцияләнә. Бер аз уңайсызлыклар бар. Бассейнга килүчеләр алдан язылу буенча кабул ителә. Килгән кешенең температурасын медицина хезмәткәре үлчәп, тикшереп китә. Бассейнга керер алдыннан да, чыкканнан соң да душ кереп чыгу мөһим, ә инде шәхси гигиена әйберләрен үзләре алып килергә тиеш.

Кече бассейнда әле балаларны кабул итмиләр. Бүгенге көндә анда әзерлек эшләре алып барыла. Тиздән, бәлки киләсе атна башыннан ук кече бассейн да эшли башлар диләр хезмәткәрләр.

Бассейн җәй буена да килүчеләрне кабул итәчәк. Ул иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр ял көннәрсез эшлиячәк.

Айгөл Хөсәенова

Тулырак мәгълүматларны “Хезмәткә дан” газетасының  26 июнь санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев