Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баш инспектор бүләк белән килде

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Баулыда гражданнарны кабул итте һәм "Виктория" балалар бакчасында булды.

Татарстанның ЮХИДИ начальнигына үзләренең сорау-лары, зарлары белән алты баулылы мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә килүчеләрнең берсе - "Хезмәткә дан" газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров ЮХИДИ начальнигына токсинлылык талонына кагылышлы сорау бирде. Машина йөртүчеләргә әлеге талон алуның мәҗбүри булу-булмавы турында сорап, укучыларыбызның берсе "Каршы элемтә" рубрикасына мөрәҗәгать иткән иде. Сорауга ачыклык кертү өчен редакция Казанга "Татавтотех" ЧҖҖсына хат юллады, әмма җавап ала алмады. Рифкать Нургалиевич сүзләренә караганда, машина йөртүчеләргә токсинлылык талоны мәҗбүри түгел, шулай да аны алырга киңәш итәләр. Бүген Административ хокук бозулар кодексы кысаларында, токсикологлар белән бергәлектә, автомобильләрнең калдык газларындагы СО2 күләмен тикшерү һәм үлчәү буенча эшләр алып барыла икән. Талон булмаган өчен юл инспекторлары машина йөртүчене җавапка тартмый, ә урында калдык газлардагы зарарлы матдәләр күләме нормасын тикшерергә мөмкин. Әгәр дә андый матдәләр күләме нормадан артык булса, Административ хокук бозулар кодексының 8.23 маддәсе нигезендә, дәүләт номерлары салдырыла һәм машина йөртүче 300 сум күләмендә штрафка тартыла. Машина йөртүчеләрнең күпчелеге шуңа токсинлылык талонын техник карау узганда ала, андый тикшерүне уздыруга бүген техник карау үткәрүче аккредитацияләнгән оешмалар хокуклы.
Кабул итүгә килүчеләрнең берсе - алтмыш сигез яшьлек ир-ат ДАИ инспекторын аңа карата ялган беркетмә төзүдә гаепли. Әлеге беркетмә буенча, ир-ат юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан, пенсионер исә аны кире кага. ЮХИДИ начальнигы бу очракта ир-атка берничек тә ярдәм итә алмавын белдерде, чөнки суд карары бар. Бу эш белән хәзерге вакытта тикшерү комитеты шөгыльләнә һәм ул шулай ук үз карарын чыгарачак.
Баулы нефтьчеләренең берсе язын автомобиль юлларында хәрәкәткә чикләүләр кертелгән чорда авыр массалы машиналарга махсус рөхсәт язуы алу өчен бәяләрнең югары булуына ризасызлыгын белдерде. Казан кунагы исә узган елны премьер-министр В.Путин махсус карарга кул куйганнан соң, Россиядә федераль юлларда бу бәяләрнең 8-10 мәртәбә артуын белдерде. Мәсәлән, гади йөк ташу машинасына федераль трасса буйлап Түбән Камадан Мәскәүгә кадәр бару 1 миллион сумга төшә. Татарстанда исә бүген Россиягә караганда бәяләр күпкә түбән.
Гражданнарны кабул иткәннән соң Рифкать Нургалиевич "Виктория" балалар бакчасында булды. Бу вакытта биредә өлкән төркемдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган "Яшел ут" түгәрәге бара иде. Казан кунагы нәниләр һәм аларның тәрбиячеләре белән бик теләп аралашты. Иң беренче чиратта ул балалар бакчасының материаль-техник базасы һәм балаларга юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең оештырылуы белән кызыксынды. Нәни баулылылардан исә юлда йөрү кагыйдәләрен белүләре, аны ничек үтәүләре, әти-әниләренең машиналарында махсус утыргычлар булу-булмавы турында сорады. Нәниләрнең беркатлы җаваплары аны кайчакта рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте.
Кунакка юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган видеоролик күрсәттеләр. Әлеге роликларның берсен социаль реклама конкурсына тәкъдим итеп, бакча ике номинациядә бүләккә лаек булган. "Виктория" балалар бакчасы юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү юнәлешендә тырышып эшли, район күләмендә узган чараларда актив катнаша. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау һәм балаларның юлда имгәнүен кисәтү буенча профилактика эшен актив алып барган өчен, Рифкать Нургалиевич бакчага юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен махсус автосыйныф алырга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Баш инспектор, бу автосыйныф балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү эшендә зур ярдәм булыр, дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев