Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Барысыннан да бигрәк аралашу җитми

«Баулы-информ» редакциясенең «Без ялгыз түгел» махсус проекты геройлары белән танышып, аралашканда, өлкән яшьтәге баулыларның күп авырлыкларны үзләре җиңә алулары ачыклана бара. Ләкин игътибар җитмәү – барлык кыенлыклардан да авыррак икән. Безнең әңгәмәдәшебез әлеге проблеманы да чишә алган.

Анастасия Поликарповна 1934 елда Ростов өлкәсенең Кормовое авылында туа. Моннан тыш гаиләдә тагын ике абыйсы һәм биш кыз туганы була. Кызга җиде яшь булганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Зур гаилә башлыгын –әтиләрен шунда ук фронтка чакыралар.

– Без аңардан ике генә хат алдык. Анда ул әнигә балаларны һәм үзенең сәламәтлеген саклавын сорап язган иде. Ә аннары безгә аның Харьков шәһәрен фашистлардан азат иткәндә батырларча һәлак булуы турында хәбәр килде, – дип искә ала Анастасия Поликарповна. – Әни безнең белән ялгыз калды. 1943 елның августында безнең авылны немецлар оккупацияли. Алар бик күп йортларны басып алдылар, безнекен дә. Әниемне һәм без – балаларны, кухняга күчерделәр, Бер кечкенә почмакта сыенып, шунда яшәдек. Көз көне мәктәпкә бармадык. Анда да немецлар яши иде. Ә кыш көне алар барлык парталарны утынга кискәннәр, чөнки мәктәп бинасы мич белән ягып җылытышлы иде. Ярты ел без оккупациядә булдык, ә аннары 1944 елның башында безнең гаскәрләр авылыбызны азат иттеләр. Без, әлбәттә, ачлык һәм салкынлык кичердек. Әнинең барлык ачы күз яшьләре һәм авыр кичерешләре безнең кечкенә йөрәкләребездә гомерлеккә сакланып калды.

Әниләре, олы абыйлары һәм апалары колхозда эшләгән, кечкенәләр мәктәптә укыганнар. Анастасия Поликарповна, үзенең әнисен, бик яхшы тегүче дип искә ала, алар гаиләсе шуның хисабына өстәмә керем ала алган.

1951 елда аларның авылына нефть эзләү һәм бораулау буенча эшчеләр килә. Мәктәпне тәмамлаган, яшь кызны нефть разведкасына ягъни балчыклы эремәнең ныклыгын билгеләү һәм каты токымнарны (кёрн) сайлап алу буенча лаборант итеп алалар. 1953 елда ул нефть разведкасында бораулаучы булып эшләгән Иван Охрименкога кияүгә чыга.

– Туйдан соң, күпмедер вакыт үткәч,  безнең идарәгә, Иванны Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына җибәрергә дигән боерык килде. Без бергә киттек. Монда без алты ел яшәдек. Мин эшләдем, чөнки аның эше буенча гел күченеп йөрергә туры килде, даими рәвештә күченеп яшәдек. Бу вакыт эчендә безнең ике улыбыз – Станислав һәм Николай тудылар.

1959 елда Анастасия Поликарповнаның гаиләсе иренең әнисе яшәгән туган җиренә – Украинаның Полтава өлкәсенә күченә. Ул анда шулай ук бораулаучы булып эшкә урнаша. Тик ике айдан бораулау җиһазларының төзек булмавы аркасында куркыныч фаҗига була, бәхетсез очрак сәбәпле, Иван Васильевич һәлак була.

Яшь ана кеше өч һәм биш яшьләрдәге ике кечкенә бала белән ялгызы кала. Тол хатынга ике бүлмәле фатир бүлеп бирелә, балаларга туендыручысын югалту буенча пенсия түләүләре исәпләнә. Ул мәгариф бүлегенә сәркатип-статист булып эшкә урнаша.

– Балаларыбыз белән өч ел шулай яшәдек, ләкин минем Татарстанга кире кайтасым килде. Андагы климат та миңа ошый иде: карлы кыш һәм эссе җәй, кешеләре – игелекле һәм һәрвакыт ачык. Өстәвенә, Баулыда минем бертуган апам да гаиләсе белән яши иде. Шулай итеп, без монда күчендек. Мин котельнаяда химик су чистарту лаборанты булып эшкә урнаштым. Сменалап эшләдем, апамнарда яшәдек. Мәскәүгә, СССРның нефть сәнәгате министрлыгына барганнан соң, мин үз торагымны алдым, бүгенге көнгәчә шунда яшим, – дип сөйләде Анастасия Поликарповна.

1964 елда ул кабат Борис Иванович Бахтинга кияүгә чыга. Алар бергә  28 ел гомер кичерәләр. 1992 елда Борис Иванович үлгән. Әлеге никахтан аларның уллары Игорь туган.

Хезмәт ветераны нефть һәм газ табу идарәсе системасында 32 ел эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыккан.

Анастасия Поликарповна НГДУда эшләгән елларын якты хисләр, әмма шул ук вакытта бераз боегу белән дә искә ала.

– Коллектив искиткеч иде, җитәкчеләр яхшы иде, без бик дус эшләдек. Идарә балаларны балалар бакчасына, аннары мәктәпкә урнаштырырга, кайбер башка көнкүреш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итеп торды. Тормыш үз көенә барды. Ләкин минем буын нефтьчеләре, хезмәттәшләрем, бернинди кыенлыкларга карамастан, шундый эш сөючән, барысы да бәхетле һәм киң күңелле иделәр. Җитәкчеләремне – Иван Васильевич Саблинны, Гали Газиз улы Ганиевны, Фәрит Шәйхи улы Садриевны һәрвакыт яхшы сүз белән искә алам, – дип уртаклашты ветеран.

Күп еллар лаеклы ялда булуына карамастан, Анастасия Поликарповна хезмәттәшләре белән аралашудан туктамый.

– Шалтыратышабыз, барлык очрашуларга да бик шатланабыз. Людмила Ивкина, Гөлчәчәк Фәррахова – бу кызлар белән мин һәрвакыт элемтәдә торам. Кызганычка каршы, тагын бер дустыбыз Валентина Огородникова вафат булды.

Анастасия Поликарповна хуҗалыкны үзе алып барырга күнеккән, әмма вакыт узу белән, сәламәтлеге начарлана башлагач, аның гаиләсе социаль хезмәткәр ялларга карар иткән.

– Сәламәтлегем булганда, мин өй эшләрен башкардым, әмма соңыннан социаль яклауга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Һәм менә, инде дүрт ел дәвамында Эльмира миңа ярдәм итә, – ди Анастасия Поликарповна. – Эшен яхшы белеп башкаручы кыз, үз бурычларын яхшы белеп үти. Килгәч, ул һәрвакыт, беренче чиратта, минем сәламәтлегем белән кызыксына. Без бераз сөйләшеп-аралашып алгач, ул җыештыру эшенә керешә. Мин аңа бик шатмын. Ул һәрвакыт елмаеп сөйләшә, шуннан миңа да күңелле була.

Эльмира Габидуллина «Шәфкатьлелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инде 16 ел эшли. Аның өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе зур.

– Ася апа янына мин атнага бер тапкыр киләм, өен җыештырырга булышам. Аның белән сөйләшер сүзләр бетми, чөнки ул бик күпне кичергән, бик акыллы һәм зирәк кеше, – дип сөйләде социаль хезмәткәр  “Хезмәткә дан” газетасы корреспондентына.

Анастасия Поликарповна киләсе елда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Ләкин ул әле дә яраткан тегү машинасында тегә ала, үзендә булган һәм үзәк китапханәдән алып килгән китапларны яратып укый.

– Мин, әлбәттә, элек бөтен киемне диярлек бик яхшы һәм шәп тегә идем, – ди ул елмаеп. – Үземә күлмәкләр, балаларга төрле киемнәр, кайвакыт танышларым да ни дә булса тегүемне сорыйлар иде. Ә хәзер мин гади тегү эшләрен генә эшлим – менә үземә утыргыч тектем, тагын диванга утырырга уңайлы утыргычлар тектем һәм аның берсен һәрвакыт йорт янындагы эскәмиядә утырырга дип алып чыгам. Укырга да бик яратам. Минем үз китапханәм зур иде, кече улым да аны тулыландырды. Ул хәтта беренче хезмәт хакына да китаплар сатып алды һәм аларны миңа алып кайтты. Һәм хәзер, без аның белән шалтыратышканда да, ул миңа нинди әсәрләрне укырга икәнен тәкъдим итә.

Безнең әңгәмәдәшебез «Баулы-информ»ның төшерү төркеме булган вакытта бер тапкыр да бернәрсәгә дә зарланмады. Шулай да боегып кына үзенә аралашу җитмәвен әйтте.

– Мин көннәр буе диярлек ялгызым. Хәзер, җәй көне яхшы, әлбәттә, мин чыгып, ишегалдында йөри алам, әмма ерак йөри алмыйм, аякларым авырта, утыргычта утырып торам. Кешеләр исәнләшәләр, ә берәр танышым үтеп китсә, ул әлбәттә, туктап сөйләшә. Ә кыш көне авыррак. Эльмираның килүен бик көтәм. Улым да гел килеп йөри. Телефон аша мин туганнарым һәм танышларым белән дә күп аралашам.

Гомумән алганда, Анастасия Поликарповна, язмышка килгән авырлыкларга карамастан, үзен бәхетле кеше дип саный.

– Минем дүрт оныгым һәм биш оныкчыгым бар. Алар мөмкин булганча минем янга киләләр,  ярдәм итәләр. Иң өлкән оныгым, әтисе һәм бабасы кебек үк, нефтьче һөнәрен сайлады. Хәзер минем шатлыгым – аларда гына, бары тик алар сәламәт һәм бәхетле булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев