Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бар эшеңне читкә куеп, тавыш бирергә бар

8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова белән Баулы районында сайлауларга әзерлек турында әңгәмә кордык.

– Рима Миргасыймовна, тавыш бирү көнендә ничә сайлау участогы эшләячәк?

– Бу яктан үзгәрешләр юк. Авылларда – 22, ә шәһәрдә 16 сайлау участогы бар. Бүгенге көндә алар барысы да әзер, технологик җиһазлар белән тәэмин ителде. Сайлаучыларга чакыру кәгазьләре таратылды. Видеокүзәтү камералары территориаль сайлау комиссияләрендә генә урнаштырылачак. Участокларда видеокүзәтү планлаштырылмый.

– Бу юлы сайлаучыга күпме бюллетень биреләчәк?

– Сайлау участогына килгән һәр сайлаучы икешәр бюллетень алачак. Беренче бюллетень – республика бюллетене. Анда җиде партия булачак. Икенче бюллетень – бер мандатлы 33нче көньяк-көнчыгыш округы буенча, анда өч кандидат булачак. Безнең республика 50 округка бүленгән. Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнары һәм Баулы шәһәре бер мандатлы көньяк-көнчыгыш округына керә.

– Өйдә тавыш бирү ничек уза, һәм сайлау көнендә тавыш бирү мөмкинлеге булмаучыларга нишләргә?

– Алдан тавыш бирү каралмаган. Кая да булса китүчеләр, чәршәмбегә кадәр участокка барып, сайлау көнне булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза язарга тиешләр иде. Хастаханәгә китүчеләр, пәнҗешәмбедән участокка килеп, махсус гариза язарга тиешләр иде. Бу гариза белән алар килү урыны буенча тавыш бирә алачаклар. Бу махсус гариза сайлауларга өч көн кала бирелә. Өйдә тавыш бирү, әлбәттә, булачак. Өйдә инвалидлар һәм авыру кешеләр генә тавыш бирә ала. Участок комиссияләре әгъзалары йортларны йөреп чыктылар һәм сайлау участогына килә алмаучыларның исемлекләрен төзеделәр.

– Күзәтүчеләр составына кемнәр керә?

– Күзәтүчеләр исемлеген безгә партия һәм иҗтимагый оешмалар бирә. Бүгенге көндә түбәндәгеләр исемлекләр китерделәр:  “ЛДПР”, Татарстан иҗтимагый палатасы, “Үсеш партиясе”, “Бердәм Россия”. Башка партияләр дә актив катнашырлар һәм исемлекләрен тәкъдим итәрләр, дип өметләнәбез.

– Быелгы сайлауларда яңалыклар бармы?

– Узган ел без берничә сайлау участогының схемасын үзгәрттек. Моның сәбәбе – закон буенча сайлау участоклары сайлаучылар саны буенча бер үк төрле булырга тиеш. Баулының түбәнге өлешендә сайлаучылар саны кимегәнлектән, ә үзәктә һәм көнбатыш өлештә, киресенчә, артканлыктан, округлар схемасын үзгәртергә мәҗбүр булдык. Шуңа күрә быел бер участокта тавыш бирергә күнеккән кешеләр икенчесенә эләгергә мөмкин. Чакыру кәгазьләрендә сайлау участогының адресы, урыны һәм телефон номеры күрсәтелгән. Чакыру кәгазьләре алмаучыларның 6-07-18 номеры буенча территориаль сайлау комиссиясенә шалтыратуын сорыйбыз. Сайлау участоклары 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

– Сайлаучыларның участокларга килүе буенча фаразлар нинди?

– Безнең авылларда халык актив. Анда, нигездә, өлкәннәр яши, алар халыкның иң актив катламы булып санала. Авылда бу күрсәткеч яхшы булыр, дип уйлыйм. Ә шәһәрдә сайлаучыларның 70 проценты гына булса да килер дип өметләнәбез. Хөрмәтле сайлаучылар, без сезне сайлау участокларында көтәбез һәм сайлауларда актив катнашуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ