Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балалар тәрбияләү - аның гомерлек һөнәре

27 сентябрь тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Баулы районында 20 мәктәпкәчә яшьтәге учреждение бар, анда барлыгы 200 дән артык педагог хезмәт куя.

Көн саен сабыеңны җылы караш, ягымлы сүз белән каршы алган тәрбияче кулына калдырасың. Тәрбияче - балаларның икенче әниләре дисәң дә ялгыш булмас. Балаларның балалар бакчасына шатланып йөрүләрендә таның өлеше аеруча зур.

Кызылъяр авылы балалар бакчасы тәрбиячесе, нәниләр күңелен яулый алган Альбина Ямалетдинова Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылында укытучы булып эшли башлый.

Тәрбияче төркемендә барлыгы 21 бала тәрбияләнә, аның сүзләренчә, тәрбияче булу авыр да, шул ук вакытта кызыклы да.

Заманча балалар бакчасында бар күңелен, һәр балага аерым игътибар биреп эшли ул. Нәниләргә бала чактан ана теленә, татар теленә мөхәббәт тудырырга тырыша ул. Әлеге балалар бакчасында һәр баланың үз туган телендә аралашуы юкка түгел.

Альбина Ямалетдинова коллективта да, ата - аналар арасында да хөрмәт казанган кеше. Тәрбияченең сабырлыгына, зирәклегенә сокланып туймаслык. Җиңел булмаган эшендә аңа тәртипле балалар, аңлый торган ата-аналар гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев