Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балалар мәйданчыкларын куя башладылар

“Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларын ремонтлау төгәлләнеп килә. Яңартылган территорияләргә балалар мәйданчыкларын урнаштыра башладылар.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә яңартылган ишегалларына балалар мәйданчыклары кую мәсьәләсен күтәргән иде. Бер атна да үтмәде – балалар мәйданчыкларын куя башладылар. Дөрес, балалар мәйданчыкларында әлегә уйнарга ярамый, чөнки аларны урнаштыргач, берничә көн”беркетеләсе” бар.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта  Пушкин урамындагы 40-45А санлы йортлар, Гоголь урамындагы 21нче йорт, Һади Такташ урамындагы 13-15 йортлар ишегалларына балалар мәйданчыгы элементлары куелган.

Аның сүзләренә караганда, якын арада башка мәйданчыклар да урнаштырылачак. Шулай ук Ленин урамындагы 18нче йорт ишегалдына спорт мәйданчыгы кую күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев