Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балалар мәйданчыкларын җиһазлау дәвам итә

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча яңартылган ишегалларында балалар мәйданчыклары элементларын кую дәвам итә.

Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин мәгълүматына караганда, 20дән артык элемент инде урнаштырылган. Энгельс урамындагы 52нче, 54нче йортлар, Салих Сәйдәшев урамындагы 3нче, 5нче йортлар, Гоголь урамындагы 1нче йорт, Октябрь мәйданындагы 14нче йорт ишегалларына атынгычлар, уен панельләре, таучыклар куелган. Нияз Шәрифуллин сүзләренчә, Салих Сәйдәшев урамындагы 21нче йорт, Гоголь урамындагы 22нче йорт ишегалларында да балалар мәйданчыклары булачак. Шулай ук ишегалларына спорт белән шөгыльләнү өчен дә элементлар куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев