Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Балалар бакчасы аның икенче йорты

Ел саен 27 сентябрьдә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу дата “Алсу” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Тамара Перверт өчен дә һөнәри бәйрәм булып тора.

Тамара Ивановна Баулы шәһәрендә нефтьчеләр гаиләсендә туа. 3нче мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендәге музыка училищесына укырга керә.

Тамара Ивановна үзе дә, мәктәпкә кергәнче, бу балалар бакчасына йөргән. Димәк, “Алсу”дан мәктәптә һәм училищеда укыганда гына аерылып торган булып чыга.  Менә 42 ел инде ул икенче өенә әверелгән балалар бакчасында хезмәт куя.

Тамара Перверт сәнгать һәм иҗатны гына түгел, балаларны да ярата. Лаеклы ялда булуына карамастан, балалар бакчасы һәм сабыйларны ташлап китә алмый. Аның сүзләренә караганда, балалар аңа уңай энергия бирә, яшь күңелле булып калырга, һәрчак яхшы кәефле булырга ярдәм итә.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев